Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме аркасында Алабуга автомобиль заводы эшчесе һәлак
Бүген Украина пилотсыз очкычларының Татарстан территориясенә чираттагы һөҗүме ясалды. Пилотсыз очкыч кисәкләре Алабуга районында автомобиль заводының контроль үткәрү пункты бинасына төшкән. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Нәтиҗәдә завод эшчесе һәлак була, барлыгы 13 кеше зыян күрә, 1 кеше – авыр хәлдә. Барысына да кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде. Урында янгын чыккан, аны оператив рәвештә сүндергәннәр.
«Гражданнарга һөҗүм безнең ил көрәшә торган канлы һәм рәхимсез Киев режимын тагын бер кат исбатлый. Һәлак булучының гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим. Курку һәм паника таратырга тырышуга карамастан, республикада барлык предприятиеләр һәм тереклек тәэмин итү объектлары тотрыклы эшли. Оператив хезмәтләр даими хәрби әзерлектә», – дип хәбәр итте Миңнеханов.