Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина моңа кадәр күзәтелмәгәнчә ракета һөҗүменә дучар булды: Киевта ут сүнгән, янгыннар

news_top_970_100
Украина моңа кадәр күзәтелмәгәнчә ракета һөҗүменә дучар булды: Киевта ут сүнгән, янгыннар

Россия хәрбиләре Украинаның хәрби предприятиеләрен утка тоту турында хәбәр итте, дип яза INTERFAX.RU. Украинада Львов, Житомир, Киев, Винница һәм Харьковта көчле шартлаулар булды. Башта пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән, һава һөҗүменә каршы хезмәтләр алар белән көрәшкән арада, самолетлардан җибәрелгән канатлы ракеталар белән атканнар. Барлыгы 100 һөҗүм булган, дип бәяли Украина чыганаклары.

«АиФ» хәбәр итүенчә, «Кинжал» ракеталары белән иң массакүләм рәвештә һөҗүм булган. Бөтен Украина территориясендә сиреналар эшләп торган.

Киевта көчле шартлау булган, дип хәбәр итә телеграм-каналлар – корал сакланган складка ракета төшкән булырга тиеш. Россия Оборона министрлыгы Украинаның хәрби предприятиеләре, аерым алганда пилотсыз очкычлар ясала торган заводлар утка тотылуын әйтә.

Киевта ут сүнгән, су һәм элемтә дә юк, дип язалар. Киев мэры Виталий Кличко, шәһәрнең бер өлешендә ут юк, дип яза.

Бу һөҗүмне, Яңа ел төнендә Белгородка һөҗүм өчен җавап акциясе, дип бәяли военкорлар.

«Шундый зур шартлау. Ракетаның бер өлеше ишегалдында калды. 150 метрлы зур чокыр, янәшәдәге йортлар бөтенләй юк. Машиналар, өй түбәләре, тәрәзәләр юк. Кешеләр исән бугай, әмма барысы да бик курыкккан», – дип язган Алексей исемле сәясәтче.

Бер ракета елгага төшкән.

Украина ягы, җавап итеп, Белгородны утка тота: бүген бу шәһәрдә инде өченче тапкыр сирена улады, 1 кеше үлгән, 5 кеше яраланган, дип хәбәр итә өлкә губернаторы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100