Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина кораллы көчләренең командующие алышынды: Залужный урынына Сырский куелды

news_top_970_100
Украина кораллы көчләренең командующие алышынды: Залужный урынына Сырский куелды
Залужныйның вазифадан киткәндәге фотосында нинди "билге" күрсәткәне турында да фикер алышалар

Украина кораллы көчләренең командующие Валерий Залужный вазифасыннан алынды. Украина президенты Владимир Зеленский моның 3сәбәбен күрсәткән: «яңа идарә командасы килә», «сугышка караш генераль штабта да, Работина яки Авдеевкадагы хәрбиләрнең дә бер булырга тиеш», «Украина кораллы көчләрендә нәтиҗәле үзгәрешләр булганда гына 2024 ел Украина өчен уңышлы булачак».

РБК Украина офисы җитәкчесе киңәшчесе Михаил Подоляк исә былтыргы контрһөҗүмнең нәтиҗәсе булмавын да язган.

Валерий Залужный 2021 елдан Украина кораллы көчләре белән җитәкчелек итте. Аның Украина президенты Владимир Зеленский белән каршылыгы хакында матбугатта күп язылды. Залужный ачыктан-ачык дип әйтерлек тәнкыйть иткән интервьюлар да бирде. Мәсәлән ул вазгыятьне «тупикта» дип бәяләде.

Зеленский да Залужный белән каршылык булуы хакында ишарәләр ясады, әйтик, үзенә мәгълүматның эчке каналлар аша килеп җитмәвен әйтте. Залужныйның вазгыятьне «тупикта» дип әйтүе белән дә килешмәде. Журналист Саймон Шустер 2024 елның гыйнварында аларның каршылыгының ике төп сәбәбе турында язды. Берсе – президент офисы, Залужный сәясәткә кереп китәр һәм Зеленскийга көндәш булыр, дип курка, икенчесе – Зеленский контрһөҗүм барып чыкмауда Зеленскийны гаепли. Путин матбугат хезмәткәре Дмитрий Песков: «Киевның проблемасы күп, анда берни дә тәртиптә түгел. Фронттагы уңышсызлыклар каршылыкларга китерә», – дип әйтте.

Эшеннән алганда, Зеленский «2 еллык көрәш» һәм «без бергә ирешкән җиңүләр өчен» Залужныйга рәхмәт әйтте. Алар бергә фотога да төшкән, ул фотода генерал ике бармагын тырпайтып тора. Моннан яшерен билге эзләүчеләр дә булды. Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова: «То ли «Камень, ножницы, бумага», то ли «Идёт коза рогатая». Фотография-мем», – дип язган.

Залужный да президентка, генераль штабка, Оборона министрлыгына рәхмәт әйткән, кайда эшлисен әйтмәгән. Украина президенты әйтүенчә, Залужныйга алга таба да Украина дәүләте командасында булырга тәкъдим ителгән. Берничә көн элек Рада депутаты Евгений Шевченко, Залужный Бөекбританиядә илче булачак, дип язган иде.

Украина кораллы көчләренә командующий итеп, генерал-полковник Александр Сырский куела. Ул моңа кадәр коры җир гаскәрләре командующие иде.

«РИА Новости» аның биографиясен язган.

Александр Сырский турында исә «генерал 200», «бахмутский мясник» дигән «дан» таралган. Ул – Россиядән, 1965 елда Владимир өлкәсе Новинки авылында туган, Мәскәү Югары гомуми гаскәрләр команда училищесында укыган, 1980 елларда Украинага күченеп китә. Украина Кораллы көчләре академиясен тәмамлаган. 1993 елларда Харьковта хезмәт итә башлый, Украина кораллы көчләренең генераль штабы җитәкчесенә кадәр күтәрелә.

2014 елда конфликт башлангач, Донецкида Террорга каршы операция штабы начальнигы. 2015 елда Дебальцево һәм Угледар янындагы гаскәрләр белән командалык итә. Дебальцево янында Украина гаскәрләре чолганышка эләгә, һәм, Сырский монда гаепле, дип язучылар да бар. Шул ук вакытта, Дебальцеводан гаскәрләрне чыгаручы, дип мактап та язалар. 2016 елда Дебальцево янындагы сугыш өчен президент Петр Порошенко тарафыннан бүләкләнә һәм генерал-лейтенант вазифасы бирелә.

Махсус операция башлангач, Киев янындагы бәрелешләрдә катнаша, Украина Герое исеменә лаек була. 2022 елның сентябрендә (Артемовск) Бахмут өчен барган бәрелешләрдә катнаша, бу шәһәр ахыр чиктә Россия гаскәрләре тарафыннан алына. «РИА Новости» язуынча, бу бәрелештән соң аңа, зур югалтулар өчен, «генерал 200» һәм «бахмутский мясник» кушаматлары тагыла.

Россия Тикшерү комитеты 2022 елда Сырскийга каршы 356нчы маддә буенча җинаять эше башлый (сугышта тыелган ысуллар куллану). Бу – Мариупольдән тыныч халыкны чыгармаган өчен, дигән сәбәп белән ачыла. 2023 елдан эзләүдә.

Хатыны, 2 улы бар.

Александр Сырский бу вазифага билгеләнүгә, аның әти-әнисе турында язып чыктылар. Алар Мәскәүдә яши. Генералның әнисе Людмила Сырская (Куркина) «Одноклассники» челтәрендә Владимир Жириновскийның Украина турында мыскыллап әйткән сүзләренә лайк куя, Владимир Путинга исәнлек тели. «Мы за Путина! Путин – Герой России» төркемендә «Крепкого здоровья вам, Владимир Владимирович! Храни вас бог!» дигән картинкага да лайк куйган.

«Лента.Ру» язуынча, Александр Сырскийның бертуган абыйсы Россиядә яши, әмма алар аралашмый икән.

Иминлек советы рәисе Дмитрий Медведев Сырскийны «бандерачы хыянәтче» дип атаган. «Ул антын бозып, нацистларга хезмәт итә, якыннарын юкка чыгара торган бандерачы хыянәтчегә әйләнде. Аяк астында җир янсын!» – дип язган ул телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100