news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Украина Кораллы көчләре Соледар ягыннан һөҗүмгә күчкән

news_top

Киев кичә Соледар тактик юнәлешендә хәрбиләр чиктәш торган 95 километрдан озынрак линиядә һөҗүм ясады, дип хәбәр итте бүген Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы. 

Украина Кораллы көчләре подразделениеләре 26 һөҗүм ясаган, аларда меңнән артык хәрби хезмәткәр, 40ка кадәр танк катнашкан. Барлык һөҗүмнәргә дә җавап кайтарылган.

Ведомствода белдерүләренчә, Россия гаскәрләренең оборонасы өзелмәгән.

РФ Кораллы Көчләре Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрүне дәвам итә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар