Бүген төнлә Украина Кораллы көчләре Чабаксарга һөҗүм иткәннән соң, бер кеше зыян күргән. Бу хакта Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев хәбәр итте.
«Төнлә булган һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше зыян күрде. Аның гомеренә куркыныч янамый, ашыгыч ярдәм бригадасы вакытында ярдәм күрсәткән. Хәзерге вакытта зыян күрүчене табиблар күзәтә», – дип хәбәр итте Николаев.
Вазгыять минем һәм профильле ведомстволарның контролендә, дип өстәде ул.
«Урында оператив хезмәтләр эшли, иминлекне тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелә», – диде төбәк башлыгы.
Элегрәк РФ Саклану министрлыгы 5 майга каршы төндә 289 Украина БПЛАсын юк итү турында хәбәр итте. Дошман пилотсыз очкычлары, шул исәптән, Татарстан территориясендә дә бәреп төшерелде, дип яза «Татар-информ».