Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина контрһөҗүменең төп фазасы башлана

news_top_970_100

Американың «The New York Times (NYT)» газетасы журналистлары Украина контрһөҗүменең яңа фазасы булачагын белгән һәм аны «хәлиткеч һәм төп һөҗүм» дип атаган. Украина Кораллы Көчләре командованиесе өстенлекле юнәлешне билгеләгән, һөҗүм өчен көчләр туплау алып барыла, дип яза «Российская газета» .

Иң көчле сугышлар Запорожье өлкәсенең көньягында булачак, диелә хәбәрдә. Элегрәк җәлеп ителмәгән һәм резервта калган подразделениеләрне шунда җибәрәләр.

Ак йортта һәм Пентагонда ВСУның көчәеп киткән активлыгын зур кызыксыну белән күзәтүләрен әйткәннәр. Һөҗүмнең яңа фазасы якынча 3 атна барачак, дип яза NYT.

«Бу – зур сынау», – дип яза газета Америкадагы зур түрәнең сүзләрен.

АКШның оборона министры Ллойд Остин белдергәнчә, аның мәгълүматларына караганда, Киевның контрһөҗүмне дәвам итәр өчен көчләре җитәрлек. Ул, ВСУ командованиесе фронттагы хәлләрне бәяләп, әлеге көчләрне кулланыр, дигән өмет белдерде. «Әгәр бу туры килә торган вакытта эшләнсә, көрәш кырында динамиканы үзгәртеп булачак», – дигән Пентагон башлыгы.

Алдарак Украина контрһөҗүменең икенче дулкыны турында «Без Россия белән бергә» хәрәкәте җитәкчесе Владимир Рогов әйткән иде. Монда Запорожье фронты турында сүз бара. Киев Орехово юнәлешендә Россия оборонасын өзәр өчен көчләрне максималь дәрәҗәдә куллану турында карар кабул итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100