Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина конфликтны кышка кадәр бетерү теләген белдерде

news_top_970_100

Украина президенты Владимир Зеленский АКШның Германиядәге «Рамштайн» хәрби базасында үткән очрашуда Русия белән булган конфликтны кышка кадәр тәмамларга кирәклеген белдерде. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Ул: «Бу көзне хәрби конфликт азагына җиткән вакыт итик», – дип мөрәҗәгать иткән. Аның фикеренчә, көзен «тынычлык буенча икенче саммитны» уздырырга мөмкин.

Июнь аенда Швейцариядә беренче «тынычлык саммиты» узган иде, анда 91 ил вәкиле һәм 8 халыкара оешма катнашты, ләкин Русия чакырылмады. Путин Россия катнашыннан узган саммитны манипуляция дип атады. Россия катнашмау сәбәпле, бу очрашуда шактый илләр катнашудан баш тартты. Путин үз шартларын тәкъдим итте: Украина гаскәрләрен ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән чыгару, әлеге төбәкләрне һәм Кырымны Русия өлеше итеп тану, Украинага НАТОга кушылудан баш тарту һәм санкцияләрне бетерү. Зеленский бу шартларны ультиматум дип атый һәм үзенең «тынычлык формуласы» нигезендә сөйләшүләр уздыруны таләп итә. Ул исә – Украинаны 1991 елдагы чикләрдә тану. Зеленский фикеренчә, «Икенче тынычлык саммитында» Россия вәкилләре катнашырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100