news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Украина, конфликт башланганнан бирле, 100 мең хәрбиен югалткан

news_top
Украина, конфликт башланганнан бирле, 100 мең хәрбиен югалткан
"Татар-информ" архивы

Украинадагы конфликт вакытында, Украинаның 100 меңнән күбрәк хәрбие, шул исәптән иң тәҗрибәле солдатлар һәм офицерлар һәлак булган. Бу хакта Politico газетасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Басма мәгълүматларына караганда, Киев күпчелек солдатны Артемовскида (украинча атамасы – Бахмут) югалткан. Шуңа күрә, АКШ хәзер ашыгыч рәвештә Украинага техника китерә һәм тиз темпларда украин хәрбиләрен өйрәтә.

Баштарак АКШ Кораллы көчләре штаблары башлыклары комитетының Оператив идарәсе җитәкчесе генерал-лейтенант Дуглас Симс, АКШ Оборона министрлыгы Украинада Россия махсус хәрби операциясе башланганнан бирле 4 меңнән артык украин хәрбиен әзерләгән, дип белдергән иде. Укыту шул исәптән АКШ территориясендә Форт-Силледа (Оклахома штаты) уздырыла, анда Украин хәрбиләре сугышта Patriot һава һөҗүменә каршы оборона батареясын куллануга әзерлек үткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар