Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина генералы 2024 елда ниләр булачагын фаразлаган

news_top_970_100

Россиянең Харьков яки Сумны яулап алу планы бар, дип белдерде Украинаның коры җир гаскәрләре командующие, генерал-лейтенант Александр Павлюк. Бу хакта «Газета.Ру» сайты яза.

«Безнең махсус хезмәтләр, чынлап та, Россиянең Харьковны яки Сумыны алу планы бар, дип әйтә. Әмма без бу планнарның ни кадәр җитди һәм россиялеләрнең аны тормышка ашырырга сәләтлеме-юкмы икәнен белмибез», – дигән Павлюк.

Аның фикеренчә, Россия армиясе Харьковка җәен һөҗүм итәчәк. Харьковның 40 процент халкы инде шәһәрдән киткән.

Павлкюның «The Times» басмасына биргән интервьюсыннан төп фикерләр:

  • Россиялеләрнең 2024 елга максатлары: Донецк һәм Луганск өлкәләрен тулысынча яулап алу һәм, булдыра алсалар, Запорожье өлкәсен дә алу;
  • Россиялеләр артиллериядә һәм һавада унга бер нисбәтендә өстенлеккә ия;
  • ЕС ярдәме белән бергә Америкадан ярдәм Украинага стратегик инициатива бирә ала;
  • Хәзер ике якта да беспилотниклар башка нәрсәләргә караганда күбрәк солдатларны үтерә. Нәкъ шуңа күрә зур һөҗүм төркемнәре ясап булмый. Бу ике якны да батальоннар яки хәтта, роталар белән барудан читләшергә мәҗбүр итә;
  • Хәзерге конфликтны 2022 елгы конфликт белән дә чагыштырып булмый. Болар икесе ике төрле конфликт. Конфликт технологик өстенлек нәтиҗәсендә төгәлләнәчәк;
  • Ел ахырына кадәр россиялеләр тагын 300гә якын солдатны мобилизацияләргә ниятли.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100