news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Украина дроннарының Саратов һәм Рязань аэродромнарына һөҗүме нәтиҗәсендә 3 хәрби үлгән

news_top
Украина дроннарының Саратов һәм Рязань аэродромнарына һөҗүме нәтиҗәсендә 3 хәрби үлгән
Рязань өлкәсендәге хәрби аэродром дрон һөҗүменнән соң

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген Украина хәрби көчләренең пилотсыз очкычлары – дроннары Россия аэродромнарына һөҗүм иткән.

Һөҗүм Рязань өлкәсенең «Дягилево» һәм Саратов өлкәсенең «Энгельс» хәрби аэродромнарына булган. РИА язуынча, дроннар аэродромнарны эштән чыгармакчы булган. Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән. Шул ук вакытта аэродромнардагы ике самолетка зыян килүе, хәрби персонал составындагы 3 хәрбинең һәлак булуы, дүртесенең яралануы хәбәр ителә. Алар очкычларның җиргә төшкән калдыклары нәтиҗәсендә зыян күргән диелә.

Рязань өлкәсендәге хәрби аэродром дрон һөҗүменнән соң

Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә стратегик бомбардировщиклар базасы урнашкан. Ул аэродромдагы Ту-160, Ту-95МС самолетлары гадәти бомбалардан тыш атом коралын йөртүче самолетлар санала. 

Readovka сайты язуынча, пилотсыз очкычлар Харьков өлкәсеннән җибәрелгән булырга мөмкин. Рязань аэродромыннан Украина чигенә кадәр 560 км, ә Энгельска кадәр – 700 км. Сайт язуынча, әгәр Украинада шундый ерак арага оча торган дроннар бар икән, димәк, алар Мәскәүгә дә һөҗүм ясарга мөмкин. Харьковтан Мәскәүгә кадәр – 650 км. (Казанга кадәр – 1100 км).

«Комсомольская правда» күзәтүчесе Коц хәбәр итүенчә, Энгельска һөҗүм совет чорында ясалган ТУ-141 «Стри

Россия аэродромнарына һөҗүм шушындый дроннар белән ясалган булырга мөмкин.

ж» беспилотнигы белән ясалган. Андый типтагы дроннар Белгород һәм Курскида бәреп төшерелгән булган инде. 

 

Энгельста дрон шартлаган мизгел видеога эләккән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар