Зеленский диңгез дроннарыннан торган, моңа кадәр бер илдә дә булмаган флот җыюын әйтте
Украина диңгез дроннарыннан торган флот җыя, дип белдерде президент Владимир Зеленский. Ул бу хакта Киевта оборона индустрияләренә багышланган беренче форумда (DFNC1) чыгыш ясаганда әйтте. Видео аның телеграм-каналында урнаштырылган. Моны РБК агентлыгы яза.
«Без дөньяда беренче диңгез дроннары флотын булдырабыз. <...> Без НАТО калибрлы кораллар һәм снарядлар җитештерә башладык», – диде Украина президенты.
Ул Украинада оборона производствосын «тармакта дөнья лидерлары» белән берлектә үстерүнең Киев өчен өстенлекле булуын белдерде. Украина ягы АКШ, Бөекбритания, Германия, Франция, Төркия, Швеция һәм Чехия оборона компанияләре һәм ассоциацияләре вәкилләре белән партнерлык һәм корал җитештерү перспективалары турында фикер алышты. Зеленский Украинада корал җитештерүдә катнашырга әзер булган компанияләргә махсус шартлар тәкъдим итәргә ил әзер булуын өстәде.
Форумда Зеленский Украина территориясендә корал ясаячак халыкара Оборона индустрияләре альянсын булдыру турында да игълан итте. Чарада дөньяның 30 иленнән 252 оборона компаниясе катнаша, дип билгеләп үтте Украинаның Тышкы эшләр министрлыгы.
Шулай ук Украина президенты илдә хәрби произвоствоны үстерүгә өстәмә ресурслар тәэмин итү, хәрбиләргә ярдәм итү һәм оборона өчен кирәкле яңа объектлар һәм программалар булдыру өчен махсус оборона фонды барлыкка киләчәген сөйләде. Аңа акчалар Дәүләт оборона активларыннан дивидендлар һәм конфискацияләнгән Россия активларын сатудан кергән табыш хисабына керәчәк, дип төгәлләде Зеленский. Мәскәү, Россиянең конфискацияләнгән активларын Киевка тапшыру планнары законсыз, дип саный.