Украина Югары Радасы депутаты Марьяна Безуглая белдергәнчә, Украина Кораллы көчләре башкомандующие Александр Сырский Киев хәрби көчләрен Курск өлкәсеннән чыгарырга әзерләнә.
Мондый фикергә Безуглая Сырскийның «Facebook»*тагы (*оешма экстремистик дип танылган һәм РФда тыелган) берничә язуын укыганнан соң килгән. Аларда хәрби раславынча, Украина Кораллы көчләренең Курск өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә Россия хәрби көчләре үз игътибарын башка юнәлешләрдә киметкән.
«Сырский Курск өлкәсеннән гаскәрләрне чыгаруга ишарә ясады», – дип язган депутат Telegram-каналында. Ул бу вакыт эчендә Украина Кораллы көчләре Донецк һәм Харьков өлкәләрендә берничә территория калдырганлыгын искәртеп уза.
Ахырда депутат Сырскийга Курск өлкәсендә калырга тәкъдим итте, дип яза «Ведомости». Безуглая күптәннән Украина Кораллы көчләре башкомандующиен фронттагы уңышсызлыклары өчен тәнкыйтьли.
Украина Кораллы көчләре ягыннан Курск өлкәсенә зур һөҗүм 6 августта башланды. Төбәк территориясендә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Чик буе районнарында яшәүчеләрне эвакуацияләделәр. РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, Киев Курск юнәлешендә хәрби хәрәкәтләр башланганнан бирле якынча 30 000 хәрби хезмәткәрен һәм 184 танкын югалткан. Россия Хәрби көчләре төбәк территориясенең шактый өлешен контрольгә ала алды.