news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Украина белән Россия мәетләр алышкан

news_top
Украина белән Россия мәетләр алышкан
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Украина белән Россия мәетләр алышкан. Бу хакта Дума депутаты Шамсаил Саралиев РБКга хәбәр иткән. Россия Украинага 757 хәрбинең мәетен кайтарса, Украина Россиягә 49 мәетне тапшырган. Шулай итеп, Россия ягы биргән мәетләр саны 15 тапкырга күбрәк.

Иң күп мәетләр Донецк юнәлешеннән – 451 мәет. Запорожьедан – 137, Угледардан – 51, Бахмуттан – 71, 34 – Россия моргларыннан, 13 – Луганскидан.

Декабрь аенда да Россия белән Украина мәетләрне алышкан иде. Ул вакытта Украина 503 мәетне кайтарды, Россия – 42не.

8 ноябрьдә «563кә 37» һәм 29 ноябрьдә «502гә 48» схемасы буенча мәетләр алышу узды. Һәр очракта да Украина ягына күбрәк мәет озатылган.

Владимир Путин әйтүенчә, Украина гаскәрләре ай саен 50 мең тирәсе хәрбине югалта – моңа яралылар да, һәлак булучылар да керә.

Украинада 1348 Россия хәрбие әсирлектә, Россиядә – 6465 Украина хәрбие.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар