Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Украина аркасында» — блогер Рөстәм Нәбиевнең миллион укучылы инстаграмын япканнар

Рөстәм Нәбиев әлегә кызы исеменә яңа инстаграм сәхифәсе ачкан.

news_top_970_100
«Украина аркасында» — блогер Рөстәм Нәбиевнең миллион укучылы инстаграмын япканнар
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92

Уфа блогеры, паралимпияче Рөстәм Нәбиевнең инстаграм сәхифәсен япканнар. Рөстәм бик актив блогерларның берсе, аның аккаунтын миллионнан артык кеше карап бара иде.

Рөстәмнең тормыш иптәше Индира Нәбиева әйтүенчә, Рөстәмнең сәхифәсе Украина ботлары һөҗүменә дучар булган. Нинди пост өчен дигән соравыбызга Индира Нәбиева: «Киресенчә, постлар куймаган өчен», — дип җавап бирде. Рөстәмнең бик нык борчылуы турында да әйтеп үтте.

Әлегә Рөстәм Нәбиев кызы исеменә яңа инстаграм сәхифәсе ачкан. Анда 33 меңнән артык кеше язылган инде.

Рөстәм Нәбиев укучыларына мөрәҗәгатендә сәбәбен бераз башкачарак аңлата.

«Сәлам, дуслар. Миңа язылганыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең белән элемтәдә булу минем өчен бик мөһим. Аңлавыгызча, ниндидер шикле гамәлләрем өчен минем төп сәхифәмне яптылар. Нәрсә эшләгәнемне әлегә үзем дә аңламыйм. Вакытлыча биредә булам. Языгыз, комментарийлар калдырыгыз», — дип сөйләгән анда блогер. Видеоны «Что происходит в Башкирии» ВКонтакте сәхифәсенә куйганнар.

Авыр язмышка дучар булып та, тормышта югалып калмаган Рөстәмнең тарихы күпләргә таныштыр. 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Гомерлеккә гарип калучылар арасында үзе теләп армиягә киткән Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев тә була. Егет хәрабәләр астында җиде сәгать ятып, бик авыр тән җәрәхәтләре ала. Рөстәмне иң соңгылардан булып коткаралар. Авыр хәлдәге солдат Омски хастаханәсеннән Мәскәүгә озатыла. Кыска вакыт эчендә Рөстәмгә 16 катлаулы операция кичерергә туры килә. Кызганыч, яшь егетнең аякларын саклап кала алмыйлар. Әмма бу авырлыклар гына Рөстәмне туктатып калмый. Рөстәм, рухын төшермичә, актив тормыш рәвеше алып бара. Өйләнде, хатыны белән ике бала үстерәләр. Узган ел кулларында Эльбрус һәм Мансалу тауларына күтәрелеп тә халыкны шаккаттырды.

  • Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира: «Аяксыз калгач, Рөстәм мине куды, ә мин китмәдем.
  • «Яңа рекорд» — Рөстәм Нәбиев кулларында 8163 метр биеклектәге тауны яулаган


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100