Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина 2024 ел азагына җиңелергә мөмкин – АКШның Үзәк разведка идарәсе җитәкчесе

news_top_970_100
Украина 2024 ел азагына җиңелергә мөмкин – АКШның Үзәк разведка идарәсе җитәкчесе

АКШның Үзәк разведка идарәсе (ЦРУ) җитәкчесе Уильям Бернс, Украина 2024 ел азагына җиңелергә мөмкин, дип саный.

«Украиннарның 2024 елда сугыш кырында җиңелү ихтималы бик зур. Яки, ахыр чиктә, сәяси килешү шартларын башлыча Россия президенты Владимир Путин җиткерәчәк», – дигән Бернс. Бу чыгыш Техас штатында президент Джордж Буш исемендәге үзәктә Киевка ярдәм итүгә багышланган Конгресс утырышында яңгыраган, дип яза РБК.

Әгәр АКШ ярдәм итмәсә, Украинаны 2024 ел азагына «хәзергегә караганда күпкә куркынычрак» вакыйгалар көтә, ди разведка җитәкчесе. Хәрби ярдәм украиннарга практик та, психологик та ярдәм булачак, һәм Украина 1 ел буе «тотынып калачак», дигән ул. Бернс Америка түрәләрен конфликтның бик җитди булуы турында кисәткән.

«Politico» журналисты хәбәр итүенчә, берничә Украина офицеры, Россия армиясе һөҗүмгә күчсә, фронтны Украина армиясе тотып тора алмаячагы турында әйткән.
Украина президенты Владимир Зеленский үзе дә Россия армиясенең алга баруын раслады. Ул Украина армиясенә корал җитмәвен, Россия армиясенең һәрьяклап көчле булуны раслады. «Әгәр ярдәм булмаса, безгә бик авыр булачак – без кешеләрне югалтачакбыз, без хәрбиләрне югалтачакбыз. Бу – территорияләр мәсьәләсе генә түгел, кешеләр мәсьәләсе дә. Ә мәйданнар безнең өчен шулай ук мөһим», – диде.

Россия җитәкчеләре Украина армиясенә корал бирүне туктатуны сорый. Украина армиясенә корал бирсәләр дә, Мәскәү үз дигәненә барыбер ирешәчәк, бары тик конфликт кына озаккарак сузылачак, ди Россия җитәкчеләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100