Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсендә яшәүче хатын-кыз киявен кыйнаган. Ул аның башына һәм аркасына уклау белән суккан. Моның өчен аңа суд хөкем карары чыгарды.
Судта хатын-кыз шул көнне булган вакыйгаларны сөйләгән. Башта аның өенә кызы килгән, ул исерек иренең аны кыйнавын әйткән. Ана, кияве йортына барып, ир-атка уклау белән берничә тапкыр суккан. Кияве исерек булган.
Кияү дигән кеше беркайда да эшләмәгән, эчеп, хатынын кыйнап яшәгән. Хатыны бу турыда бер хезмәткә дә хәбәр итмәгән, дип яза «НТР».
Судта хатын-кыз үкенүен белдергән һәм киявен бүтән кыйнамаска вәгъдә биргән.
Гаепле булуын тануны исәпкә алып, җәмәгать судьясы, РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.1.1нче маддәсе буенча, аңа штраф билгеләгән. «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы»нда басылган карардан күренгәнчә, ул үз көченә кергән.