Җырчы Алия Карачурина-Төхвәтуллина булачак ирен – Ришат Төхвәтуллинны нәрсә әйтеп елар дәрәҗәгә җиткергән? Бу хакта ул Лилия Кадыйрованың «ТНВ» каналында чыга торган «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында сөйләде.
– Әни буласыңны ничек белдең, ничек хәбәр иттең? – дип сорый алып баручы Лилия Кадыйрова.
– Баштан ышанмадым, – ди Алия.
– Ришат ничек кабул итте? – дип сорый Лилия Кадыйрова.
– Шатланды, әлбәттә. Шатлыктан үкереп елады, – ди Алия Карачурина.
– Иң кызыгы: Алия баланың кызмы-малаймы икәнлеген белә, ә Ришат әле белми. Алиянең сабырлыгына сокланам, – ди Лилия Кадыйрова.
– Үзе әйтмәвемне сорады. Кайвакыт үзенең беләсе килгәнне белдерә. «Малаймы, кызмы?» – дип сорый. «Әйтимме?» – дигәч: «Юк, әйтмә», – ди. Үзенең беләсе килми, беләсе дә килә, – ди Алия Карачурина-Төхвәтуллина тапшыруга биргән әңгәмәсендә.