Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үкенерлек булмасын... (Наилә Идрисова)

news_top_970_100

Ниһаять җылы, якты, иркен рәхәт фатирына кайтып керде ул. Шулчак, ишек турыннан да узарга өлгермәде, телефоны шалтырады. Кайсысы икән, балалармы, аталарымы, дисә...

Сәлам, Гөлия, сәлам... Чү, тавышың үзгә сыман. Шул бер тулай торакта торган Гөлиядер бит? Әйе-е, мин инде... Карале, ни дисәм дә... акча кирәк иде, беразга гынамы инде, беркаян таба алмыйм. Теге чакта да малайга сораган идем, син коткарган идең... Хәзер дә шуңа инде…

Һии, танымаган булып тора... Хәл-әхвәл дә сорашмый, туп-туры атакага күчкәндәй сөйләшүенә ачуы килде Гөлиянең бу әрсез «дусты» Халисәгә. Аның белән һич кенә дә сөйләшәсе дә, аралашасы да килми иде. Ярар, булышмады түгел булышты, бер генә дә түгел. Ә юллар бит бик күптән аерылган иде инде, кайлардан эзләп тапкан бит үзенә кирәккәч. Күрде-аңлады, һаман шул җиңел-җилпе икәнлеген белде. Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән керәме соң! Аның ачуы кайный башлады, элек тә ихтирамы юк иде бу кешегә, каян гына килеп чыкты тагын...

Тегесе һаман телефоннан үзенекен сөйли:

Һичкемнән табарлык түгел, төнгә каршы тагын кемгә барыйм дип сиңа шалтыраттым. Иртән малайны озатасы идек. Ни эше, ни ашы монда. Шулай инде, «мохнатый рука» булмагач, нинди җүнле җиргә урнашсын, ди...

Ни сөйли инде бу хәсрәт капчыгы! Хәзерге заманда үзең тырышмасаң! Ялкауга ял бар җирдә дә, эленке-салынкы йөргәнне кайда яратсыннар. Чиста эш кирәк, янәсе. Төптән башласаң, өскә менә-менә чистара ул. Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәмәс, дияр иде әбекәе. Укуына күпме тоттылар. Үзебез укымагач, ул укысын, менә күрсеннәр әле тегеләр, аларныкына гына укырга димәгән, имештер... Укысын иде дә бит, укымый, ярып саласыңмыни башына, кем әйткәндәй.

Соң, кечкенә авылда тормыйсыз ләбаса, туганнарыгыздан сорап тор, – диде Гөлия, тавышын тыебрак. Теге юлы да: «Яңа гына пенсиягә чыктыгыз бит, нишләп мөмкин була торып эштән киттегез соң? Күп кеше эшли бит хәзер. Һич югы башка җиңелрәк эш карасагыз», дигәнгә дә: «Син нәрсә, подъезд юып йөрим мәллә? Көләсеңме? Атасы да бармый, эшләдек инде, аңа алданрак чыгу җае булды менә, тегеләр көнләшеп үлә язды. Алар гынамы, үзенекеләр дә», дип, хихылдап көлгән иде. «Соң, болай кешедән ялынганчы әзме-күпме өстәмә бит. Туган-тумача белән дә йөрешәсе, буш барып булмый», – дигәч, тагын ник авыз ачканына үкенде Гөлия. «Юк безнең туганнар. Аныкылар да аралашмый, көнчеләр. Өемә дә китермим. Күршеләр дә керми, кирәкләре дә юк, һаман акча сорыйсыз, имеш. Сораса, бирәм бит аннан. Тегеләрен дә әйтер идем. Берчак шулай, бик кирәккәч, бер түбә астында да яшәдек бит, дип, шалтыраттым. Бишесенең берсе хәлгә керсә икән, черегән байлар бит кайсылары. Шул байлыклары белән ниемә ачу тоталардыр!»

Әй-йем, имәндә икән чикләвек, Гөлия белми диярсең нигә әйләнеп тә карамауларын. Нигезне юкка чыгар да, туганнар ачу тотмасынар, имеш.

...Хәтерли Гөлия, ял көннәренең берсендә «дустын» кунакка алып кайткан иде. Бәрәңге төбенә өя торган челләдә. Ихатага узганда шактый кеше кайнаша иде анда. Кайсы мунчага утын яра, кайсылары өеп үк бара, кем бакчада чүп утый. Ә ерактан кайткан олы апалары: «Эх, авылның рәхәтлеге», дип, көянтәләп судан кайтып кергән иде. Сөйләгән сүз күргән күзгә җитми икән шул. Халисәнең әнисе белән бу йортка ничек килүен ишеткәләгәне булган иде. Хатыны вафатыннан соң биш бала белән калган ир-атка димләгәннәр әнисен, ул кызын да алып килгән. Шул ук авылда әнкәсенең апасы белән бергә яшәгәннәр элек, калдыр иптәшкә миңа кызыңны, анда болай да өй тулы бала, дигән булган түтәйләре, калдырмаган. Монда – күпме туган буласы кеше, гөрләшеп яшә генә.

Тик гомер буе гөрләшергә язмаган, күрәмсең. Бабай белеп эшләгәнме, уйлап тормаганмы – вафатыннан соң йортны яңа карчыгына, ә анысы инде үз кызына яздырып калдырган. Менә шулай күпмедер вакыттан соң авыл уртасындагы мәдәният сараедай зур матур, төзек агач йортка Халисә баш булды да куйды ул чакта. Билгеле, баштан мәшәкатьләр белән бу хакта белүче булмаган. Тик берзаман район газетасында йорт сатылу турындагы хәбәрне күргән туганнарның күзләре маңгайларына менә. Ничек инде алар туып-үскән, газиз әти-әниләре бар җегәрен салып чыккан йорт сатыла, булмас-булмас, диешәләр. Әтиләрен дә күр инде – никләр шушындый хәлгә калдырган ул үз балаларын?! Инде шундый очракта да нигезне бергәләп саклап буладыр бит. Зур, тату гаиләләренә кече сеңелләре итеп кабул ителеп, кыерсытылмый, кагылмый-сугылмый үскән кыз аңларга тиештер ләбаса... Җанны иң телгәләгәне исә, ул бит аларны кендек каны тамган туган йортсыз, туган авылсыз калдыра, оя туза! Ә туган-үскән җиргә аяк басмый ничек яшәмәк кирәк, ерактагы апаларының елга бер әти-әниләре каберенә ниятләп кайту, бергәләп җыелу урыны бит ул!

Әмма Халисәне болар борчымады, яңа туганнарының судларда йөрүе дә файдасыз булды - васыятьнамә бар, бернишләп булмый, диделәр хөкемдарлар. Йорт сатылды. Халисә ул акчага... бик матур стенка алып куйды. «Исән микән әле ул җиһаз, ни бәрабәренә килде инде ул аңа. Күз яшьләре аша килгән мал йортка бәрәкәт китерә димени», – дип уйлады Гөлия. «Туганнары менә бүген гөрләшеп ярдәм итәрләр иде үзенә, уллары да диңгездәге ватык корабтай айкалып-чайкалып йөрмәс иде, шәт. Әле алдагы тормышларны кем белгән... Ходай биргән күпме туганнардан мәхрүм итте бит үзен».

Өермәдәй уйлардан Гөлиянең ачуы кабарып, иң югары ноктага җитеп килә иде. Тагын берәр юньсезлеге искә төшеп калкып чыкса, «тучны» шартлаячак.

«Сиңайтәм, ишетмисеңме әллә.. Шул фатирны да зурайтып булмады дим, ике бүлмәдә калдык инде. Ярар, малай баерак кыз тапмасмы, безгә дә тамар иде шәт. Кеше балаларын әйтәм әле. Ян күршенекен күр син, мәктәптә бер класста иделәр, сварщикка гына укыды бит, хәзер, мин сиңайтим, каттижда яши! Әнкәләрен атна саен мунчага килеп ала. Ә безнекенә институт кирәк булды, чуртымамыни ул, акча убыры... Хәзер йөри әнә каңгырып. Ярар, күп сөйләштек, биреп тор инде, кайтарырмын», дип трубкасын куйды ул телефонына акча күчәсенә бер тамчы да шикләнмичә.

Ике-өч айга бер, караңгы төндә ялтыраган яшендәй, килеп чыга да бөтен тынычлыгын ала бу юньсез. Телефонын гына алмас иде, сизә бит, шалтыраткан саен яңа номер... Ничекләр котылырга моңардан. Җибәрерсең, имеш. Соң андамыни хикмәт! Күңел карыша бит , күңел... Юк, юл бирмәстер ул бу юлы аның гамәленә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100