Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үкчәләрен кискәннән соң, Роман Костомаров кул бармакларын кисәргә дә рөхсәт биргән

news_top_970_100

Олимпия чемпионы, фигуралы шуучы Роман Костомаров, кан әйләнешен төзәтә алмасалар, кул бармакларын да кисәргә рөхсәт биргән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Авыру аркасында чемпионда некроз башлана. 7 февральдә табиблар аның бер аягында үкчәсен, икенче аягында үкчәсенең бер өлешен һәм бармагын кисә. Тик ялкынсыну тукталмый, аның кул бармакларында тукымалар үлә башлый. Хәзер Костомаров аларны ампутацияләүгә дә ризалык биргән. Табиблар сүзләренчә, операциядән баш тарту үлемгә китерергә мөмкин, дип яза РЕН ТВ каналы.

  • Олимпия чемпионы Роман Костомаровның аягын тезенә кадәр ампутацияләү куркынычы бар, дип язган идек.

Хәзер ул үзен яхшырак хис итә, табиблар аның хәлен «бик авыр» дип бәяли. Температурасы «сикерү» тукталган, ул аңына килгән. Табиблар аның аягындагы некрозларны чистартып бетергән. Аның үкчәсен сөяккә кадәр кисүләре ихтимал. Чөнки бу урында кан әйләнеше төзәлми икән. 

Костомаров үзе сулыш алырга өйрәнә, ул бик ябыккан.

«Хәзер аңа исән калырга кирәк. Ул – үлем белән яшәү арасында», – дигән тренеры Лидия Караваева.

Костомаровны хастаханәгә салу турында 10 гыйнварда билгеле булды. Якынча белешмә буенча, анда пневмония була. Грипп белән ковидка тестлар тискәре. Барысы да Яңа ел бәйрәмнәрендә тамашаларда чыгыш ясаганнан соң башлана. Ул йөткерергә тотына, күкрәк читлеге авырта. Костомаров «ашыгыч ярдәм» чакыра.

Табиблар аны хастаханәгә алып китә, 1 тәүлек узгач, Коммунарка хастаханәсенә күчерәләр, ИВЛ һәм ЭКМО аппаратларына тоташтыралар. Авыру фонында аның йөрәге белән проблемалар башлана. Хатыны сүзләренчә, хәле бик авыр, дип бәяләнә.

28 гыйнварда Костомаровның хәле яхшыру турында билгеле була, диелә хәбәрдә.

Җырчы Владимир Пресняков Роман Костомаровны хуплап видео урнаштырган. Кадрлар Пресняковның «Живи» дигән җырына ясалган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100