Уйнарга чыгып киткән һәм кайтмаган: хәбәрсез югалган 7 яшьлек кыз үле килеш табылган
16 май көнне Бердянск шәһәрендә 7 яшьлек кыз югала. 17 май көнне аның мәетен завод тирәсендәрәк табалар. РФ Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Бу хакта «Аргументы и факты» хәбәр итә.
Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, кыз бала ишегалдына уйнарга чыккан, анда башка балалар белән бергә уйнаган. Шуннан соң ул өенә кире кайтмаган. Кыз кара шорты, ак футболка һәм алсу төстәге аяк киеме кигән булган.
«2025 елның 16 маенда 17:00 сәгать тирәсендә кыз Бердянск шәһәренең Кабельщиклар урамындагы 154 нче йорт ишегалдына башка балалар белән бергә уйнарга чыккан», – дип хәбәр итәләр Запорожье өлкәсе буенча Тикшерү комитетында.
Икенче көнне аның мәете урман полосасында табыла. Мәеттә көчләп үтерү билгеләре була. Полиция тикшерү эше алып бара. Фаҗига урынында криминалистлар эшли.