«Уйнапмы, уйлапмы әйткән сүзләрең кабул булды, бәгърем» – Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап
Бүген, ягъни 30 май көнне, татар җыр-сәнгатенең моңлы сандугачы, мәрхүмә җырчыбыз – Хәния Фәрхигә 63 яшь тулган булыр иде. Бу көнне ул, исән булса, тамашачыларына туган көн тамашасы куяр иде. Ни кызганыч, Хәния апаның арабыздан китүенә 27 июльдә 6 ел була.
Шушы дәвердә, игътибар иткәнегез булса, социаль челтәрләрдә Хәния апа истәлегенә багышланган төрле төркемнәр тынып тормады. Җырчыга багышланган шигырьләр, күңелдән чыккан җылы сүзләр, аның сурәтләре, әйткән сүзләре; аның истәлегенә багышлап ачылган музейда кешеләр өзелмәде. Сәхнәдәшләре, яшь җырчылар да үзләренең концертларында Хәния апаны еш искә алалар, аның җырларын яңартып җырлыйлар. «Үзе исән булса да, Хәния апа ул җырларны җырлаганыбызга риза, шат кына булыр иде», – диләр.
Бүген исә аеруча да яралар яңарган, Хәния апа бигрәк тә сагындырган көн. «ВКонтакте» челтәрендәге «Хәния Фәрхи Мәңгелек хәтер» сәхифәсенә генә күз салыгыз. Анда – үкенеч, юксыну, сагыну, күз яшьләре, якты хатирәләр... Әнә, Хәния апаның Филармониядә моннан нәкъ 6 ел элек тәкъдим иткән соңгы концертын элгәннәр. Концертның исеме – «Истә калсын!!!» Үзәгеңә үтәрлек...
«Истә калды инде, онытылмаслык булып», «Күз яшьләре белән карадым», «Онытылмаслык җырлар калдырып китте безгә бәгырькәебез! Мең-мең рәхмәт!», «Эх, Хәния, кичерешләремне язарлык сүзләр таба алмыйм, рәхмәт сиңа, җанашым, гомер юлыңны матур жырлар белән бизәп киттең. Тамашачыга да сине югалту бик авыр булды, ә туганнарың, әниең, кызларың...», «Хәниякәй, бер дә юк кебек түгелсең бит... Эх...», «Күпме вакыт үтте. Барыбер онытып булмый бит үзеңне», «Үзебезнең Хәниябез, гомер буе «охран» белән дә йөрмәде, гел халык арасында, халык белән булды. Э-э-эх урыннары җәннәт түрләрендә булсын», – дип сыкранганнар әлеге төркемнең язылучылары – җырчының иҗатын һәм үзен яратучылар.
Төркемдә Хәния Фәрхи истәлеге булып калган фотомизгелләр һәм истәлекләр белән уртаклашканнар. Әлеге язма шул кәһар суккан көнне – 2017 елның 27 юлендә, җырчының вафаты хәбәре таралганнан соң чыккан булган. Татар җырчылары, журналистлары, зыялыларының, гомумән, татар халкының, Хәния апаның үлем хәбәрен ишетеп, тетрәнгән чагы әле бу.
«ВКонтакте»дагы «Моңнарыбыз дәшә сезне!» төркемендә Хәния Фәрхине искә алып, аның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина сүзләрен язып чыкканнар:
– Юк, юк! Син китмәдең, ташламадың безне! Дөньяга, кешеләргә мөлдерәмә сөю тулы, гаҗәеп тәэсирле карашың, җан тынычлыгы сирпегән нурлы күзләрең юк, юк, мәңгегә йомылмады, йомылмады!!!
Безгә генә түгел, барлык мөселман дөньясына җитәрлек йөрәк җылыңны калдырып, мәңгелек иленә ничек китмәк кирәк?! Ничек китмәк кирәк?! Өмет-хыялларга юл ярганда, язмышка шөкрана кылып яшәгәндә, яратып-яратылып сөю утында янганда, игелек-изгелекләр кылып, дуслар, туганнар хөрмәтендә, балалар, оныклар назында коенып яшәгәндә, күкрәгең читлегеннән ургылып моңнар агылганда, ничек инде мәңгелеккә күзеңне йому кирәк?!
Ходайга, язмышыма мең рәхмәтлемен, дип әйтә торган иде апам. «Яшәргә көч бирүче, бу дөньяга күзләремне ачучы, иң мөһим кыйммәтләремнең берсе – җырларым... Кара урман юлыннан, тормыш сукмагына маяк кабызучы әниебез Фәния белән әтиебез Фәрхелисламга гомер буе бурычлымын», – дип биек сәхнәләрдән әйттең бит син, кадерлем. Ничәмә чакрымнар үтеп, карлы-бозлы урау юллардан, «өзелеп сагындым!» дип кайтып керә идең. Син дә безне, без дә сине яратып туя алмадык. Аллаһка мең шөкер, күрешүләребез кыска булса да, еш кайта идең. Сабыр, фәрештәгә тиң әниебез, киң күңелле җор телле әтиебезнең барлык сыйфатларын үзеңдә туплаган, тормышның нинди генә борылмаларында да югалып калмаган олы йөрәкле апам минем! Синең безнең арада юклыгыңа йөрәгем ышанмаса да, акылым ышанырга тиештер бит?! Ничә көннәр инде телефоннан синең ягымлы тавышыңны көтәм. Ә телефоным шалтырамый.
– Мин сине сагындым.
– Юк, мин сине сагындым.
– Әйдә, апай, бизмәнгә салып үлчәп карыйк.
– Юк, апай, минем сагыну күбрәк, син үзең кайт!!!
Аһ, ул сүзләр! Мәңгегә колагымда чыңлап торыр.
Синең шаяртып та, чынлап та әйткән сүзләрең кабул булды. «Әгәр дә мин сездән мәңгелек иленә алда китсәм, Тукай янына илтерсез. Мин – халык кешесе, аңлагыз. Йөрәгем белән туган җиремдә калсам да, акылым белән мин – Казанда. Анда җирләнергә тиеш», – дип әйткән идең син. Бу – берничә еллар алда әйтелгән сүзләр. Бәлки, ул вакытта мин аны артык игътибарга алмаганмындыр. Ә чынбарлык, яшәеш безне күктән җиргә төшерә. Уйнапмы, уйлапмы әйткән сүзләрең кабул булды, бәгърем. Бөтен дөнья татарларының горурлыгы булган олуг шәхесебез Габдулла Тукай каберлегеннән ун адымда гына синең каберең…
Барлый китсәң, истәлекләр күп... Үзегез җир йөзендә булмасагыз да, туган көнегез белән котлыйлар сезне, Хәния апа. Сагыналар сезне, бик нык сагыналар... Рухыгыз шат, урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын, моңлы сандугачыбыз!
Фирүзә Ибәтуллина аккаунтыннан