Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уйнаганда көрәшкәннәр». Мәктәптә тәнәфес вакытында үлгән үсмер әбисе белән генә яшәгән

news_top_970_100
«Уйнаганда көрәшкәннәр». Мәктәптә тәнәфес вакытында үлгән үсмер әбисе белән генә яшәгән
"Татар-информ" архивы

6 апрельдә Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге мәктәптә бала һәлак була. «Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, тәнәфес вакытында 14 яшьлек малайның хәле китә.

«Ашыгыч ярдәм» чакырдылар, ләкин бала үлде», – дигән агентлык чыганагы.

Уку йортында әлеге вакыйга турында комментарий бирмәгәннәр, кабул итү бүлмәсендәге хезмәткәр «директорның эше булуы»н әйткән.

Соңрак ачыкланганча, мәрхүм малай әбисе тәрбиясендә үсә, әтисе вафат булган, әнисен ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Өлкән яшьтәге хатын-кыз оныгы турында кайгырта, гаилә хисапта тормый.

«14.02 сәгатьтә мәктәпкә «ашыгыч ярдәм» чакырдылар. Сәбәбе – бала аңын югалткан. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы реанимация ясаганнан соң, баланың үлеме раслана», – дигәннәр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Урынга полиция барган, тикшерү бара, экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Соңрак Тикшерү комитеты фаҗига турында өстәмә белешмә хәбәр итте. Тәнәфес вакытында уйнаганда, үсмерләр көрәшә башлый, шул чакта берсенең хәле китә. Укытучылар һәм укучылар ярдәм итәргә маташа, тик булдыра алмыйлар. Табиблар баланың үлемен раслый. «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100