news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уйнаганда бал кортын йотып җибәргән миллиардер үлгән

news_top

Һиндстаннан 53 яшьлек миллиардер Сунджай Капур вафат булган. Ул Британиядә поло уйнаган чакта бал корты йотып җибәргән. Капур принц Уильямның дусты булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 12 июньдә була. Капур бал кортын йота, сулый алмый башлый, аннары аңын югалтып егыла һәм йөрәге туктый.

«Поло уйнаганда, бал корты Капурның авызын чага, бу – анафилактик шок китереп чыгарырга һәм йөрәкне туктатырга мөмкин», – диелә хәбәрдә.

Үләр алдыннан берничә сәгать кала ул социаль челтәрдә пост язып, Һиндстанда авиаһәлакәттә үлүчеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашкан булган.

Сунджай Капур – Һиндстан бизнесмены, Бөекбританиядә белем алган. Болливуд йолдызы Каризма Капур белән 2 баласы бар, аннары аерылышып, модель Прие Сачдевка өйләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар