Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уйда һәм хыялда (Алмаз Хәмзин)

news_top_970_100
Уйда һәм хыялда (Алмаз Хәмзин)
"Чаян" журналыннан

Үткәннәрне уйлап утырам... Уйланырлык та шул: бүгенгегә бәя бирү өчен, бик тә гыйбрәтле гомер үткәнбез икән. Язмышыбызны үзебез көйләгән чакларыбыз да булган, көчләп, ихтыярыбызга каршы хилафлык кылынган, «этлек» ясау – тыкшыну гамәлләре дә кылынган. Әлбәттә, төрле чорларда төрлечә хәлләр: махсус эшләнгәнме, ялгыш сәясәт юнәлеше корбанлык ясаганмы?.. Бу мәсьәләне илнең игътисадый хәерчелегенә бәйләргәме, әллә сәяси кытыршылыкка сылтаргамы?.. Хәер, үткәндәге вазгыятебез барыбызның да күз алдында.

Патша Россиясендәге халык тормышын безгә болай сурәтлиләр иде. Байлар бар һәм хәерче халык. Капитализмның империячел оешуы мелитаризмга этәрелгән чагы. Инде өске катлам ил белән идарә итә алмый, ә аскы сыйныф хәерчелектә яшәргә теләми. Нәтиҗәсе – революция. Нәрсә килеп чыкканын аңлатып торасы да юк.

Хакимияттә – коммунистлар. Җир – халыкка. Сугышка – тынычлык. Колхозлашу. Халык, әкренләп, власть тарафыннан куелган бурычларга рухлы карашы белән кушыла. Белемсезлек бетерелә, завод-фабрикалар халыкныкы итеп игълан ителә. Илдә – гомуми күтәрелеш. Барлык омтылыш социализм төзүгә юнәлтелә. СССР куәтле илгә әверелә. Дәүләттәге милли бердәмлек илебезнең иң зур уңышы дип кабул ителә.

Мондый үсеш юлы дөньядагы бердәнбер көчле рухлы нәтиҗәгә ирештерә. 20 ел эчендә ил гигант прогресска атлый.

Ләкин дошманнар тынмый, аларны илебезнең көче куркыта, байлыгы кызыктыра, нәфесләре кайный. Бу очракта да алар нык ялгышалар.

СССРны үз өе, үз иле, үз язмышы итеп таныган, сөйгән халкы дәррәү дошманга ябырыла. Кемнәр кем булуына карамастан: завод директорымы, министрмы, эшчеме, колхозчымы, хатын-кызмы, үсмерме, газиз Ватанын сакларга китә. Әйе, аларга акча да, мал да, абруй да, югары тәхет тә кирәкми – аның аны кеше иткән, укыткан, эш биргән, дәвалаган иле бар, ул – куркыныч астында.

Мондый халыкны кем җиңә алсын! Шул хакта уйланып утырам. Хәзерге чагым минем нинди? Сез ни хәлдә, хөрмәтле Ватандашларым?

Хезмәт хакыгыз шул – минеке сыманмы? Ничек яшисез сез аңа? Балаларыгызны, оныкларыгызны укытырга акчагыз җитәме? Шулайдыр шул... Еламагыз, күз яшегезне күрсәтмәгез, барыбер алар сезнең ничек яшәгәнегезне, ничек итеп көн күргәнегезне белергә теләмиләр.

Беләм, сезнең әле һаман укыган догаларыгыз бары тик изгелеккә юнәлгән: күңелегездә әлеге дә баягы шул теләк – инде яңадан бабаларыбыз төзегән игелекле дәүләт кире кайтсын иде, дисез. Инкыйразлар, сугышлар булмасын, Ил җитәкчеләребез иманга килеп, абруйлы дәрәҗәләргә күтәрелсен, мәрхәмәтле, халкын яратучы булуга ирешсеннәр иде, дисез.

140 миллион халкыбыз шундый нияттәдер, дип беләм.

Язма «Чаян» журналыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100