"Ух ты, Матуркаева, дөрестән дә матур син!" - Алчәчәк Әхмәтованың интим фотолары халыкның йокысын качырган
"Мунча ташы" эстрада театрының элекке артисты Алчәчәк Әхмәтова үзенең Инстаграм битендә чираттагы эротик фотоларын урнаштырды.
Алчәчәккә язылучылар: "Уф, бүген йокы кермәячәк!", "Син бик матурсың", "син - ут", "син гүзәлнең гүзәле", "ух ты, Матуркаева, дөрестән дә матур син, искиткеч!", - дип язганнар.
Бүгенге көндә Алчәчәк Әхмәтованың 2010 елда Түбән Кама шәһәрендә ачкан хатын-кызлар киеме кибете эшләп килә. Алчәчәк әңгәмәләрендә дә кибеткә товарны Төркиягә барып, үзем сайлап алып кайтам, дигән иде.