Угыз сөте (молозиво) сыер бозаулаганнан соң, беренче 2-3 көндә савып алына. Ул яшәртү үзлегенә ия. Аның составында иммунитетны ныгыта торган минераль матдәләр, витаминнар күп. Шуңа күрә сыер, кәҗә асраучылар әлеге сөтне әрәм-шәрәм итми.
Аннан төрле ризыклар әзерләргә мөмкин. «Якты юл» газетасы рецептлар тәкъдим итә.
«Мисал өчен угыздан ясалган корт туклыклы булуы өстенә татлы, тәмле. Корт өчен яңа савылган угызны кәстрүлгә салып кайнатырга кирәк. Бу шактый озак вакытны ала. Сөт эремчеккә әйләнеп, аннан корт ясалганчы, 3-4 сәгать узарга мөмкин.
Кәстрүл төбенә касмык утырмасын өчен, сөтне агач кашык белән һәрдаим болгатып тору зарур. Әзер корт кызгылт сары төстә була. Аннан соң, тәменә карап, шикәр комы өстисең. Чәй янына кую яки гөбәдия пешерү өчен корт әнә шулай әзерләнә.
Угыз коймагы өчен сөткә аз гына чүпрә, тоз, шикәр комы һәм 1 йомырка салып туглыйсы, болгата-болгата, әз-әзләп он өстисе. Камырны берничә минутка җылы урынга куеп кабартырга. Өлгергән камырны майланган табага салып пешерәсе генә кала.
Ә менә запеканка пешерү иң җиңелләрдән санала. Беренче көнге угызны табага салып, духовкага куйсаң, ул берничә минут эчендә кабарып, тәмле булып өлгерә. Тоз салырга кирәкми, чөнки угыз сөте тәме буенча тозлырак», – диелгән «Якты юл» газетасында.
Әмма запеканканы бу рецепт белән ясаганнан соң, икенче юлы мин бераз тоз салдым, табаны майладым һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада 20 минут чамасы тоттым. Бик тәмле килеп чыкты. Бу ризыкны өстәлгә биргәндә сыр кебек турарга кирәк.
Угыз сөтеннән бу файдалы ризыкны пешереп ашау өчен туңдыргычта катырып та куярга була.