Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Угыз сөтеннән файдалы ризык әзерләү ысулы

Угыз сөте 60 яшьтән узган өлкәннәр өчен бик файдалы санала.

news_top_970_100
Угыз сөтеннән файдалы ризык әзерләү ысулы
https://www.instagram.com/liliya_ummniaz/

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина инстаграмдагы сәхифәсендә угыз сөтеннән (колострум) файдалы ризык әзерләү ысулын күрсәтте.

«Сыер бозаулаганнан соң берничә көн сөт куе һәм бик файдалы була», — дип язган Түбән-Кама шәһәрендә туып-үскән ханым.

Угыз сөтенә берни дә кушарга кирәкми. Аны табага салып духовкага куярга. Сүрән утта 1,5 сәгать тотарга була. Сыр кебек бер ризык килеп чыга. Аны кисеп ашарга була.

Шулай ук духовкада кызгылт төскә кергәнче дә тотарга һәм бераз шикәр комы да кушарга мөмкин.

Угыз сөтендә файдалы элементлар бик күп. Бигрәк тә ул 60 яшьтән узган өлкәннәр өчен киңәш ителә, шулай ук 1 яше дә тулмаган балаларга да ризыкларына кушып бирергә мөмкин.

Шулай ук аның йөрәк, астма, шикәр чире, склероз, анемия, псориаз, аллергия, Альцгеймер, остеопороз, ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан һәм артык авырлыктан ярдәм итүе билгеле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100