news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үги әтисен яклап ялган күрсәтмә биргән кызга штраф салганнар

news_top

Казанда яшәүче 18 яшьлек кызны ялган күрсәтмәләр бирүдә гаепле дип тапканнар. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза tatarstan24.tv.

Кызның үги әтисе авыр җинаятьтә гаепләнгән. Кыз аңа карата ачылган эштә зыян күрүче буларак күрсәтмәләр биргән. Суд утырышы вакытында исә, кыз ир-атны акларга һәм аңардан җаваплылыкны алырга тырышып, үзенең беренче күрсәтмәләрен үзгәрткән.

Киров районы прокуратурасы позициясен исәпкә алып, суд кызга 20 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар