Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үги әтисе вәхшиләрчә кыйнаган нәни малай комага киткән

news_top_970_100
Үги әтисе вәхшиләрчә кыйнаган нәни малай комага киткән
https://pixabay.com/

Кырымда 37 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Ул 8 яшьлек үги улын вәхшиләрчә кыйнаган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Быел мартта гаилә үз фатирында була. Үги малаеның шуклыгына ачуы чыккан ир-ат ярсый, психик үсештә тоткарлыклары булган сабыйны вәхшиләрчә кыйнап ташлый. Үги ата баланы идәнгә егып сала, башына һәм гәүдәсенә куллары белән суга, аяклары белән тибә.

Әни кеше ирен якларга маташа, ул ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, баласы баскычтан егылып төште дип алдый. Экспертиза күрсәткәнчә, баланың травмалары күп була, башы имгәнә, күкрәк читлеге зарарлана, таз сөякләре сына. Белгечләр баланы кыйнауларын ачыклый.

Әлеге «тәрбия чаралары» аркасында, 8 яшьлек малай комага китә.

«Тикшерү барышында хатын җинаять турында дөрес булмаган белешмәне раслый, аңа карата җинаять эше ачыла», диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта баланы хастаханәдән чыгарганнар, ул үз әтисе янында реабилитация уза. Әни кешене ана булу хокукыннан мәхрүм итүләре ихтимал. Хәзер бу хатынның һәм аның иренең язмышын суд хәл итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100