Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үги әтиемә гашыйк булдым...

news_top_970_100

Мин нишләргә дә белмим. Бу – коточкыч бит! Мин үги әтиемә гашыйк булдым. Нәрсәдән башларга да белмим. Әти белән әни мин әле бик кечкенә вакытта ук аерылышкан. Әти юкка чыкты, минем белән беркайчан да кызыксынмады. Сирәк-мирәк кенә акча җибәрештерде, әмма тора-бара анысы да бетте. Әни исә – горур хатын-кыз, түбәнсенеп, алиментка биреп йөрмәде, мине ялгызы үстерде. Әни кияүгә чыкмады, ә узган ел мин мәктәпне бетердем һәм башка шәһәргә укырга киттем.

Беренче курсны тәмамлап, каникулларга кайткач, әнинең бер ир-ат белән очрашып йөргәнен белдем. Алар, бергәләп, бу абыйның машинасында мине каршы алырга килде. Мин бик аптырап калдым, минем әни янында бервакытта да ир кеше күргәнем булмады. Ә алар мине бер гаилә кебек, әйтерсең күптән бергә яшәгән кешеләрдәй каршы алды.

Өйдә ир-ат кулы, хуҗа барлыкка килгәнен шундук сиздем: яңа ремонт ясалган балкон гына да ни тора! Анда яшәргә була, үзе бер бүлмә кебек. Әни дә бик бәхетле күренә, яшәреп киткән кебек иде. Ирек абый әнидән 5 яшькә кечерәк икән. Әни дә миннән кыенсынгандай итте.

«Кызым, безнең яшь аермасы бик сизелми микән? Ирек минем арттан бик озак йөрде инде, син киткәч кенә шәхси тормышымны җайларга кыюлыгым җитте. Син каршы түгелме, балакаем?» – диде әни, яшь кызлар кебек оялып.

Үз әниемнең бәхетенә ничекләр каршы булмый, ди, мин?! Ирек абыйның әнигә яңа хис-кичерешләр бүләк иткәне әллә каян күренеп тора. Әни яшәреп киткән кебек, аның янында бәхетеннән балкып тора. Әнинең үзенә дә шулай дидем. Әни бик бәхетле иде.

Берсендә алар мине дусларым яныннан кич, соң гына килеп алды. Һәм шул вакытта мине үземне нәни кыз, мәктәп укучысы һәм әти белән әни мине алырга килгән кебек хис иттем. Бу шундый рәхәт хис иде! Мөгаен, барысы да шул вакытта башлангандыр инде, бәлки соңрактыр да...

Ирек абый миңа бик игътибарлы булды. Үз әтиемнән аермалы буларак, гел минем хәлләремне сорашты, акча кирәкмиме, диде. Һәм шунда аңладым: чын ир-ат менә шундый була икән бит ул, бу – минем хыялымдагы ир иде! Әнигә дә булыша, мине дә, әнине дә кайгырта, башка ирләр кебек эчми, кул күтәрми, итагатьле, акыллы, гадел, акчасыз да түгел! Дус кызларым белән очрашып соңга калган вакытларда да ул гел мине килеп алды, кичләрен соңарып үземә генә йөрергә рөхсәт итмәде.

Тора-бара Ирек абыйга гашыйк булганымны аңладым. Миңа аның исе шундый ошый иде: кер машинасына аның киемнәрен салганда, аның футболкасына сеңеп калган тән исен, парфюм исен йотлыгып-йотлыгып иснәдем. Булды, минәйтәм, килеп каптым мин! Бу серемне беркемгә сөйли алмыйм, үкереп елыйсылар килә. Хәер, елап та файда юк инде, ә күңелне сагыш кимерә...

Берсендә Ире абый өйгә әнидән иртәрәк кайтты. Мин бу вакытта елап утыра идем. Ул шундук ни булганы белән кызыксына башлады. Егетем белән ачуланыштык, дип ялганларга туры килде.

«Елама, үскәнем, елама! Дуслашырсыз, була торган хәл. Синдәй кызны яратмыйча мөмкинме инде?!» – диде Ирек абый мине юатып һәм кочаклап алды.

Миңа шундый рәхәт булды! Аңа сыендым д, шундук тынычландым. Юк, юк, безнең арада берни дә булмады. Ирек абый миңа кызына караган кебек карый, әдәпсезләнми, чикләрне узмый.

Мин хәзер башка шәһәрдә, институтта укулар башланды. Әмма җәен булган хәлләр, үги әтигә карата хисләрем тамчы да кимеми. Нәрсә эшләргә дә белмим. Аңа хисләрем турында әйтергәме?

Җәйне искә төшерәм: кайвакыт ул да миңа битараф түгел сыман, кайвакыт ул миңа кызына караган кебек карый...

Барысын эчеңә йотып йөрү дә авыр. Куркыта да. Аның миңа хатын-кызга караган кебек каравын үзем уйлап чыгарганмындыр, миңа шулай тоела гынадыр кебек. Ә аңа хисләремне әйтсәм, минем белән бөтенләй аралашмый башлар дип тә куркам, ә минем аны югалтасым килми. Аның моны ничек кабул итәсен дә белмим бит. Нишләргә?

Башта мин аны онытырга, хисләремне йомарга, игътибар итмәскә тырышып карадым, тик булмый икән. Әни – иң кадерле кешем, тик Ирек абыйга булган мәхәббәтемнән дә баш тартасым килми. Әнигә, Ирек абыйны яратам, дип әйтимме? Бу тозакка үземне үзем куып керттем инде мин. Онытылырга теләп, баш-аягым белән укуга чумдым, тик онытылып кына булмый.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 май 2024
    Исемсез
    Да... Кызый, эләккәнсең син... Гашыйк булу, чынлап гашыйк булу һәркемгә дә бирелмәгән. Ходайдан бирелгән зур бүләк бу хис. Тагын бирелерме икән әле ул? Әниеңне ташлап, сиңа ияреп китми инде ул кеше. Андыйга охшамаган. Син аңа әйтеп, арагызны гына бозасың. Ходай сиңа көч һәм зиһен бирсен, кызый!
  • 14 май 2024
    Исемсез
    Яшьтәшләрең арасында аңа ошаган егетләрне күзлә. Ә әниеңнең Бәхетенә тимә, бәхетле булмассың. Вакытлыча мавыгу булып бер дигән гаиләгезне җимерәчәксең. Син әле яшь, яшь чакта башка гашыйк булмам дип уйлап ялгышабыз шул, тик чын мәхәббәт вакыт белән үзе сине эзләп табар. Сабырлык телим, чын мәхәббәтеңне очратып, бәхетле булачагыңа ошанып калам. Уңышлар сиңа
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100