Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үги ата сабый баланы биш тапкыр башы белән стенага бәреп үтергән

news_top_970_100
Үги ата сабый баланы биш тапкыр башы белән стенага бәреп үтергән
"Татар-информ" архивы

2022 елның сентябрендә Иркутск өлкәсендә 23 яшьлек ир-ат үги баласын үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Үги ата 1,5 яшьлек малайны кыйный. Ул баланы башы белән стенага 5 тапкыр бәрә. Малайның башы имгәнә, һәм ул һәлак була.

Куйтун районында яшәүче 23 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Ул баланы үтерүен яшереп тормаган, үзе сөйләп биргән. Урында күрсәтмә биргән чакта, сабыйны ничек кыйнавын да кабатлап күрсәткән.

Аннары бу кешегә карата психология-психиатрия экспертизасы билгеләгәннәр. Ачыкланганча, ул үтергән чакта ни кылганын аңламаган.

Хәзер җинаять эшен тикшереп бетереп, гаепләү карарын прокуратура раслаган. Бу кешене мәҗбүри дәвалауга җибәрү турында карар чыгарганнар һәм судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100