Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үгез сөзә, көтүче аның борын тишекләреннән тотып тора». Ярсыган үгез көтүчене таптаган

news_top_970_100
«Үгез сөзә, көтүче аның борын тишекләреннән тотып тора». Ярсыган үгез көтүчене таптаган
Фото: © "Татар-информ"

Түбән Новгород өлкәсендә ярсыган үгез көтүчегә һөҗүм иткән. Ир-атны полиция хезмәткәрләре коткарган. Бу турыда РЕН ТВ Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Вакыйга Воскресенское бистәсендә Ветлуга елгасы янында була. Балык тотарга килгән ир-ат көтүчегә үгез һөҗүм итүен күреп ала һәм коткару хезмәтенә хәбәр итә. 5 минуттан бирегә 2 полиция хезмәткәре килә.

«Хокук саклаучылар үгез көтүчене таптап һәм сөзеп торуын күрә, көтүче исә үгезнең борын тишекләренә ябышып, башын борырга маташа», – диелә хәбәрдә.

Полиция хезмәткәрләре башта үгезне таяклар белән, кычкырып куркытмакчы була, тик үгез игътибар итми. Аннары алар табель коралы куллана. Ату тавышы да үгезне туктамый. Шуннан соң хайванга атарга булалар, бу турыда көтүчене кисәтәләр.

Көтүче ир-ат имгәнгән, аңа урында табиблар ярдәм күрсәткән. Хәзер ир-атның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100