Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үгет (Фаил Шәфигуллин)

news_top_970_100
Үгет (Фаил Шәфигуллин)
"Чаян" журналыннан

Бүген иртә белән минем янга күршем Ярхәмулла абый килеп керде. Ул – озын буйлы, бәрәңге алмасыдай яшел күзле, сирәк чәчле кеше. Безнең авылга узган ел Казакъстаннан кайтып урнашкан иде.

– Вәт эшләр, – дип башлап китте ул сүзен. – Энекәшем Сәмигулла хатыны белән баласын ташлап качкан. Хат языйк әле шул мөртәткә, минем кул калтырый.

– Нәрсә дип?

– Үгет биреп, әлбәттә.

Мин кәгазь, каләм алып, өстәл янына килдем.

Ярхәмулла абый уң кулы белән – сул беләген, сулы белән уң беләген кыскан килеш, байтак кына идән буенча йөренде.

– Яз, – диде ул, ниһаять, күзләрен каядыр, тәрәзә артындагы ераклыкка текәп. – Кеше түгел зверь дә алай эшләми, Сәмигулла энем. Ни битең белән бишектәге балаңны ташлап киттең? Куян гына ул балаларына: «Тирегезне базарда күрсәм иде», – ди икән. Син куян түгел бит, Сәмигулла энем. Син миннән үрнәк алма, җәме. Без хатын белән законный тордык, законный аерылыштык. Мин баланы да синең кебек бишектә калдырмадым – яслегә тапшырып киттем.

Әгәр дә мәрхүм Габдулланың (урыны җәннәттә булсын) тол хатыны Бибисарага күзем төшмәсә, беренче хатыннан да аерылмый идем мин. Бибисара да «яхшы», башта мине үзенең байлыгы белән кызыктырды. Имеш, сыеры, алап хәтле йорты, телевизоры бар. Аннары: «Эшлисең килмәсә, бар, алдыңнан артың хәерле, синең хатыныңа әлиминтә түләп ятыр хәлем юк...» – диде дә, артыма тибеп, басмадан төшереп җибәрде. Сагынып та куям үзен: мичкә кебек юан, җегәрле хатын иде, каһәр... Өченче хатын һәр көнне миңа «эчеп кайтасың» дип бәйләнде.

Утын ярырга, ишегалдын себерергә, кыш җитсә, кар көрәргә кушты. Анысы, дөрес, гаеп атта да, тәртәдә дә бар, хатын үзе мыжык, малай елак булды. Ә минем нервыга тавыш-гауга ярамый – «бүле-небүле» китәргә туры килде... Ә син, тиресбит, ни дип аклана аласың? Кая синең аталык миһербаның?.. Әле син, оятсыз, үзеңнең газиз балаңа әлиминтә түләргә дә кыенсынырсың. Мин синең кебек зур зарабыткыда эшләсәмме? Юк шул, язмыш җилләре кай якка гына ташласа да, ферма каравылыннан уза алмадым мин. Ә каравылда, үзең беләсең, әлиминтә түләрлек акча эшләп булмый.

Әгәр дә сиңа, Сәмигулла энем, хатын каргышы, бала күз яшьләре нипачум икән, өйләнеп, дөньяга бала җибәрәсе түгел иде... Әле соң түгел, акылыңа кил. Атаң урынына калган олы абыеңның йөзенә кызыллык китермә...

Мин язып бетердем дә Ярхәмулла абыйга күтәрелеп карадым. Аның яңаклары буйлап борчак-борчак яшь бөртекләре тәгәрәшә иде.

«Чаян» журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100