Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар гладиаторы Ринат Фәхретдинов: «Һәр сугышка түбәтәй киеп чыгачакмын»

4 июньдә UFC тарихындагы беренче татар Ринат Фәхретдинов Лас-Вегаста дебют көрәшендә отты. Аренага түбәтәй киеп чыгып, милләттәшләрендә горурлык хисләре дә уятты ул. Ни өчен Ринат үзен «кызыл китапка кертелгән татар» дип атый? Хабиб Нурмагомедов аны дөнья күләмендә таныту өчен нәрсә эшләгән? «Татар-информ» әлеге спортчы турында язма әзерләде.

news_top_970_100
Татар гладиаторы Ринат Фәхретдинов: «Һәр сугышка түбәтәй киеп чыгачакмын»

Мордовиядә туган, әмма Казанны икенче ватаны дип саный

Ни гаҗәп, UFC (Ultimate Fighting Championship) тарихына кергән беренче татар Татарстанныкы түгел. Ринат Фәхретдинов Мордовиянең Азюрка авылында гап-гади татар гаиләсендә туып үскән. Киләчәктә «Гладиатор» булып танылачак татар малаеның балачагы һәм яшүсмер еллары турында артык мәгълүмат юк.

Озак вакытлар Ринат өчен спорт хәтта икенче, өченче яки дүртенче планда торган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Мордва дәүләт университетына юристлар әзерли торган факультетка укырга керә. Аны тәмамлагач, армиягә китә, анда Һава десанты гаскәрләрендә (ВДВ) хезмәт итә. Армиядән соң да Ринатның тормышы әллә ни үзгәрми. Язмышында җитди борылыш Казанга күчеп килгәннән соң башлана. Шуңа да ул Казанны икенче ватаны дип саный. Татарстан башкаласына күчү – булачак спортчыга профессиональ карьерасын башлау өчен көчле этәргеч була.

Әмма Казанда да бар да шома гына бармый. Ринат үзе сөйләвенчә, ул самбо секциясенә бары тик гадәти көннәрен төрлеләндерү өчен генә язылган. Тик анда да башта эләгә алмый.

Башта Фәхретдиновка секциядә шөгыльләнүнең бәясе 2700 сум булу ошамый. Шуның аркасында атлет спортны ташларга да уйлый. Әмма бераз соңрак Ринатка уңыш елмая. Ул үзенең шәхси сәләтләре һәм остазының ярдәме белән секциягә бушлай эләгә. UFC дәрәҗәсендә көч сынашачак спортчының киләчәгенә 2700 сум акчаның киртә булырга мөмкин булуын бүген күз алдына да китерү кыен кебек. Нәкъ менә шул мизгелдән Фәхретдиновның катнаш көрәшләрдә һөнәри юлы башланып китә.

Хабиб белән дуслык һәм UFC рингына юл

Профессиональ спортка күчкәндә Ринат шунда ук үз образын алдан уйлап куя. Көрәшче мәйданнарга Татарстан триколорында киенә. Үзенә охшаган «Гладиатор» тәхәллүсен ала, ярышларга да гладиатор шлемын киеп чыга. Рингта зур нәтиҗәләр күрсәтүе (үз карьерасында ул әлегә бер генә тапкыр оттырды) һәм игътибарны җәлеп итәрдәй образы Фәхретдиновка тиз арада танылырга мөмкинлек бирә.

ММА – катнаш сугыш сәнгатендәге иң беренче татар тиз арада популяр булып китә, аны төрле ярышларга күбрәк чакыра башлыйлар. Нәтиҗәдә, Ринат моңарчы Хабиб Нургамедовныкы булган GFC промоушены чемпионына әйләнә, ә бераз соңрак оешмадан китә. Сүз уңаеннан, Ринатны Хабиб белән дуслык җепләре бәйли, бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында әйткән иде.

«Хабиб Нурмагомедов белән без күптәннән таныш. Ул күп тапкыр бездә кунакта булды. Дуслар буларак шалтыратышып торабыз дип әйтмим, әмма очрашканда безнең мөнәсәбәтләр бик әйбәт, җылы. Ул еш кына киңәшләре белән ярдәм итә. Миңа ул аларны 2013 елдан бирле бирә», – дип сөйләгән иде ул үзе. Фәхретдиновның сәләтен кире кагып булмый, әмма UFC рингына әләгүдә Ринатка Хәбиб белән дуслык та файда китерми калмагандыр дип фаразларга була.

2021 елның башында Ринат Абу-Дабида UAE Warriors 15 турнирында катнаша. Анда ул UFC экс-көрәшчесе Эрик Спайсли белән көч сынаша. Бәхеткә, әлеге турнирда Хабиб Нурмагомедов һәм UFC Президенты Дана Уайт шәхсән үзе катнашкан. Алар бу турнирга планетаның иң яхшы промоушеннары өчен көрәшчеләр эзләп килгән булган.

Ринат Америка спортчысын нокаутка җибәреп җиңеп чыга. Фәхретдиновка моның өчен нибары 55 секунд вакыт җитә. Кайбер мәгълүматлар буенча, Спайслины җиңү UFC Президентын шаккатыра һәм ул шуннан соң Ринатны чакырырга карар кыла.

30 яшьлек татар егет Ринат Фәхретдинов 4 июньдә Лас-Вегас шәһәрендә Греция вәкиле Андреас Михайлидис белән көч сынашты. Очрашуга бер атна кала Фәхретдинов «Татар-информ» журналисты белән әңгәмә вакытында әзерлекнең ничек баруы турында сөйләгән иде.

«Иң авыры – «авырлыкны көйләү». Шул ук вакытта көчне югалтмаска кирәк. Авырлыгымны 90 килограммнан «куам», диетада утырам. 8 килограммга якын авырлыкны киметәсе калды. UFC институты һәм минем шәхси диетологым фикеренчә, барысы да график буенча бара һәм авырлыкка эләгәбез. Кәефем бик яхшы, контракт имзаланганнан бирле мин бу дебютны ел ярым көттем. Көндәшем Андреас Михайлидис та авырлыкны алыштырды. Ул моңарчы 84-93 авырлыкта көрәште, хәзер авырлыгын 77 кг категориясенә төшерде», – дип белдерде Фәхретдинов.

Фәхретдинов белән мәйданда очрашканчы 33 яшьлек грек спортчысы бу вакытка UFC рингында нибары өч көрәш уздырган, аларның икесе җиңелү белән тәмамланган булган. Аның үзенең спорт карьерасын кикбоксингтан башлавы билгеле. Грециянең UFC дагы беренче вәкиле соңгы көрәшен узган елның ноябрендә америкалы Алекс Перейрага каршы уздырган. 4 июньдә узган көрәштә UFC тарихындагы беренче грек беренче татар белән очрашты дигән сүз.

«Кызыл китапка кертелгән татар» һәм милләтенә хөрмәт 

UFC атлетларыннан аермалы буларак, Фәхретдиновның һәр чыгышында патриотизм һәм татар халкына хөрмәт сизелә. Ринат үз карьерасы дәвамында Татарстанны таныта һәм хәтта үзен «Кызыл китапта кертелгән татар» дип атый. Бу аңлашыла да, моңа кадәр безнең республика MMA дөнья аренасында танылган сугышчылар белән дан тота алмады.

Спортчы үз профессиональ карьерасындагы һәр көрәшкә гладиатор шлемы киеп чыга иде. Шулай ук аның артында «Без булдырабыз» дип язылган Татарстан флагы җилфердәде. Әмма UFC рингына мондый яңалыклар кертү тыела.

«Флаглар буенча үз регламенты бар. Федерациянең аерым субъектларының флаглары һәрвакыт кулланырга ярамады. Бервакыт ил флаглары гына ярый иде, әмма күптән түгел генә аларны да күрсәтүне тыйдылар», – дип аңлатты Фәхретдинов «Татар-информ»га.

Тик Ринатны мондый тыюлар туктатып калмады, көрәшче егет татарлыкны күрсәтүнең башка юлын уйлап тапкан. Хәзердән башлап, UFC көрәшләренә ул түбәтәй киеп чыгачак. Грек Михайлидиска каршы чыкканда да ул милли баш киеменнән иде. Спортчы сүзләренә караганда, мондый гамәл татар халкына хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора.

«Мин – татар, дөньякүләм танылган ММА ярышларында танылган бердәнбер татар икәнлегемне күрсәтергә телим. Үз милләтеңә хөрмәт күрсәтү һәм аны популярлаштыру алымы бу. Мин һәр сугышка түбәтәй киеп чыгарга җыенаммы? Ә ни өчен кимәскә әле? Аннары түбәтәйләр җитештерәчәкмен, аларны сатачакмын», – диде Фәхретдинов.

  • Сүз уңаеннан, 4 июнь көнне UFC Ринат Фәхретдиновны катнаш көрәш буенча дөньяның төп лигасында рингта җиңүе белән ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та котлады. «Спортта син ирешкән казанышлар кече Ватаныңны – Азюрканы гына түгел, ә Мордовияне дә данга күмә. Синең чыгышыңны ватандашларың, якташларың һәм Россиянең төрле төбәкләрендә, дистәләгән илләрдә яшәүче миллионлаган татар кешесе күзәтә. Чыгышың барлык ватандашларыңа һәм бөтен татарларга көч бирде. Синең кебек егетнең барлык сынауларны җиңеп чыгачагына ышанабыз. Син булдырасың! Алга, синең өчен дога кылабыз! Татарстан Республикасы һәм татар дөньясы спортны, гадел көрәшне ярата һәм сиңа ышана! Алга, Ринат! Бирешмә!» - дигән Васил Шәйхразыев.

Дамир Садриев

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100