Уфадагы йорт подъездында канга баткан хатын һәм сабый мәете табылган
Уфадагы йорт подъездында канга баткан хатын һәм сабый мәете табылган
Уфада күп катлы йорт подъездында кан баткан
Вакыйга 25 мартта Җиңү урамындагы бер йортта була. Беренчел мәгълүмат буенча, хатынның бала табар вакыты якынлашкан. Тик подъездга кергәндә, аның баласы төшә.
«Черниковка микрорайонында бер хатын подъездда бала тапкан. „Вести“ тапшыруына шаһитлар сөйләгәнчә, подъездда яшәүчеләрне каты кычкырган тавыш куркуга салган. Күршеләрнең берсе канга баткан хатынны күреп, ярдәм сорап кычкырган. Хатын тезләренә чүгәләп утырган, аның янында кан күлләвеге булган», диелгән бу хәбәрдә.
Шаһитлар хатын янына ашыгыч ярдәм чакыралар. Шок халәтендәге хатын урыныннан торып китеп бармакчы була.
«Вакыйгадан соң, бу хатын китмәкче иде. Без ашыгыч ярдәмгә шалтыраттык, полиция һәм коткаручылар чакырттык. Бала үлгән», — дип сөйләгән шаһитларның берсе.
Хәзер бу эшне тикшерүчеләр өйрәнә.