news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфадагы фатирда ач песиләр янгын чыгарган

news_top
Уфадагы фатирда ач песиләр янгын чыгарган
Фото: https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Уфадагы бер фатирда янгын чыккан. Утны өйдә үзләре генә калган ач песиләр чыгаруы ачыкланган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Уфадагы күп катлы йортта яшәүчеләр 112 номерына шалтырата, алар подъездда төтен исенә зарлана.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр куе төтен чыга торган фатир ишеген ватып ачалар. Плитәдә ризык салынган савыт яна. Фатирда 5 песи була, хуҗалар өйдә юк.

Ачыкланганча, песиләр, очраклы рәвештә, тәпиләре белән индукцион плитәнең панелен кабызган.

Коткаручылар янгынны сүндергән, диелә хәбәрдә.

Фото: © https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар