news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфадагы бер «мәдрәсә» бинасында балаларны кыйнап, коточкыч шартларда яшәткәннәр

news_top

Уфадагы бер мәчетнең аскы катында бер дин әһеле малайлар өчен «төрмә ясаган». Балаларны кыйнаганнар һәм тәүлекләр буе караватсыз бүлмәдә яшәргә мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта «Mash batash» «Телеграм» каналы яза. 

«Садистлар мәдрәсәсе»н Инорс микрорайонындагы «Мәдинә» мәчете бинасының аскы катларының берсендә оештырганнар. «Мәдрәсәне» оештыручы – Россиягә элекке СССР илләренең берсеннән килгән кеше, дип яза «Пруфы». Ул «мәдрәсә» дип аталса да, чынлыкта мәдрәсә булмый. Анда әти-әниләре башка төбәкләрдә яшәгән мигрантларның балаларын китерәләр. Барлыгы 12 бала була.

Бер атна элек балаларның берсе кача алган. Вокзалда полиция хезмәткәрләрен очратып, аларга барысын да сөйләп биргән. Шунда ук мәчеткә юл тоткан хокук саклау органнары балаларның коточкыч шартларда яшәүләрен ачыклаган. Малайлар матрасларда йоклаганнар. 4 бала үзләрен кыйнауларын раслаган. Тагын 4се, тәннәрендә күгәргән урыннар булуга карамастан, бу хакта әйтергә курыккан.

«Пруфы» язуынча, оештыручы кулга алынган, 117 маддә – «газаплау» буенча җинаять эше кузгатылган.

Малайларны – балалар йортларына, ә остазларын изоляторга озатканнар. Бу эш буенча тикшерү бара.

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 февраль 2023
    Исемсез
    Менэ, ышан син дин эхеллэренэ...
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар