news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада югалган ханым хастаханәдә табылган

Аның хәле турында мәгълүмат әлегә билгеле түгел.

news_top
Уфада югалган ханым хастаханәдә табылган

Уфада югалган Зәлия Садыйкова хастаханәдә табылды, дип хәбәр иткән "Башинформ" агентлыгына "Башкортстанда югалган кешеләрне эзләү" төркеме җитәкчесе Павел Нестеров. 

39 яшьлек ханым 16 мартта туган көнен билгеләп үткәннән соң юкка чыга. Ул өеннән чыгып киткән һәм өч көн буе аның турында бер хәбәр дә булмаган.

"Хатын-кызны шәһәр хастаханәләренең берсендә тапканнар. Әлегә аның хәле турында мәгълүмат бирә алмыйбыз. Иң мөһиме - ул исән", - дигән Павел Нестеров. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар