Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада югалган Гүзәл Газетдинованың әти-әнисе күрәзәчеләргә барган: “Ул каядыр монда, исән”

16 гыйнварда юкка чыккан Башкорт дәүләт медицина университетының 22 яшьлек студенткасы Гүзәл Газетдинова әле һаман табылмаган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

news_top_970_100
Уфада югалган Гүзәл Газетдинованың әти-әнисе күрәзәчеләргә барган: “Ул каядыр монда, исән”

Кыз Уфада тулай торактан чыгып, автобус тукталышына юл тота. Шуннан бирле аның язмышы турында берни билгеле түгел. Телефоны сүндерелгән, документлары бүлмәдә калган. Ата-анасы төшенкелектән күрәзәчеләргә мөрәҗәгать иткән. "Өч экстрасенска мөрәҗәгать иттек, алар “каядыр монда, исән” диләр. Ходай кушып шулай була күрсен иде. Әле тагын “ирексезләп бер ир-ат үзендә тота" диләр", - дип уртаклашкан Гүзәлнең әнисе Гөлсинә Газетдинова бәхетсезлеге белән "БСТ" телеканалына.

Әйтергә кирәк, Гүзәлнең репутациясе бик шәп: уку алдынгысы, өйдән әллә кая чыгып йөрми торган холыклы, дәресләрне сирәк калдырган һәм кич саен әти-әнисе белән шалтыратышкан. Якыннары да, курсташлары да шул хакта белдерә. "ВКонтакте"социаль челтәрендә Гүзәлнең ике аккаунты бар. Аның берсенә ул соңгы тапкыр 16 гыйнварда, ягъни югалган көнне төнлә кергән. Хәзер студетны эзләү киң колач җәйгән. Шәһәрдә игъланнар ябыштырылган. Волонтерлар 4 квадрат километр территорияне эзләп чыккан, әлегә бернинди эзгә чыкмаганнар. Кар көчле яву сәбәпле, эзләүне туктатып торганнар.

Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү комитетында "Үтерү"маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Оперативниклар юкка чыгуның бөтен версияләрен карый. Бүлмәсеннән ноутбук һәм кайбер шәхси әйберләре алынган.

Кызның әти-әниләре эзләү өчен Краснокамск районыннан Уфага килгән. Алар Гүзәлне очраткан кешеләрдән ярдәм сорый.

Гүзәлне тану өчен билгеләр:

Буе 165-168 см, чандыр гәүдәле, чәчләре кыска, куе коңгырт төстә, күзләре коңгырт. Тезләреннән бераз өстәрәк озынлыкта соры пуховик, мехлы помпонлы йон шапка, аягына ак табанлы зәңгәр боллон итек кигән булган. Кызны күрүчеләрнең якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен, 02 яки  8-917-446-21-21 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100