Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада югалган баланы өеннән 139 километр ераклыкта тапканнар

Бала чит хатынга ияреп, башка авылга китеп бара һәм шунда йокларга кала.

news_top_970_100
Уфада югалган баланы өеннән 139 километр ераклыкта тапканнар
https://pixabay.com

Уфада югалган 11 яшьлек Арсенийны Салават районында тапканнар. Әлеге вакыйга турында Башкортстан Башлыгы карамагындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Вил Төхвәтуллин сөйләгән. Бу турыда newsbash.ru хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Арсений 13 февральдә көндезге икеләр тирәсендә урамга уйнарга чыга, аннары компьютер клубына керә. Кичке бишләргә кадәр шунда уйный. 

«Туйганчы уйнагач, ашыйсы килә башлый. Урамга чыга һәм такси көтеп торучы хатын янына килә. Ул ашарга дип 50 сум акча сорый, хатын исә баланы кызгана һәм үзенең өенә алып кайтырга тәкъдим итә. Бала ризалаша, машинада йөреп кайту өчен сөенә», — ди Төхвәтуллин.

Бала кая баруын да сорашмый. Бу исә Салават районының Ташауыл авылы булып чыга. Киң күңелле хуҗабикә хатын баланы туйганчы ашата, эчертә, йокларга яткыра.

Арсенийны полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камераларына карап таба. Иртәнге якта 37 яшьлек хатын янына оперативниклар килеп җитә.

«Бу тарихтан шуны аңларга кирәк. Сезнең янга бала килеп, ярдәм сораса, иң яхшысы — аны полиция бүлегенә илтеп тапшыру», — ди Төхвәтуллин.

«Башинформ» агентлыгы да шул хакта яза. Якынча белешмә буенча, Арсений урамда бик үк аек булмаган хатынны очрата, башта 50 сум, аннары 100 сум акча сорый. Бу хатын Уфада төзелештә эшли, ул Салават районына өенә кайтып бара.

«Авылда алар кибеткә керә, тыныч кына урам буйлап баралар, баланы беркем дә көчләми. Аннары хатын баланы ашата һәм йокларга яткыра. Икенче көнне полиция килә һәм баланы туганнарына кайтара. Аның белән бар да тәртиптә. Баланың гаиләсе бернинди хисапта да тормый. Малайның үзе белән телефоны булмый», — дигән агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100