Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада югалган 32 яшьлек ир-ат табылган

Олег Исламгәрәев башта исерек килеш рульгә утырып, машиналарны сыдырткан, аннары аны Infiniti автомобиленә утыртып алып киткәннәр, шуннан бирле ул юк булган, дип язган идек.

news_top_970_100
Уфада югалган 32 яшьлек ир-ат табылган
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, ир-ат исән-имин килеш табылган.

Вакыйгалар хроникасы: Җомга төнендә Уфада Софья Перовская урамы тирәсеннән 32 яшьлек Олег Исламгәрәев юкка чыккан. Ир-атның апасы Юлия сүзләренә караганда, төнлә ир исерек килеш рульгә утырган булган һәм өч машинаны сыдырткан. Машинаны Олег күптән түгел генә сатып алган булган.

Юл-транспорт һәлакәтенә эләккәч, Олег, өенә кереп, документларын алып чыгып киткән. "ДПС машинасы килеп, авария очракларын теркәгән, документлар төзегән һәм киткән. Шуннан соң Олегны караңгы төстәге Infiniti автомобиленә утыртып алып киткәннәр. Шуның белән ул юкка чыкты", - дип сөйләгән Юлия.

Бүген ир-ат табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100