Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада югалган 22 яшьлек Гүзәл Газетдинова үле килеш табылган

Башкорт дәүләт медицина университеты студенткасы 22 яшьлек Гүзәл Газетдинованы волонтерлар, полиция хезмәткәрләре, туганнары һәм дуслары айга якын эзләделәр. 7 февраль көнне кызның мәете табылды.

news_top_970_100
Уфада югалган 22 яшьлек Гүзәл Газетдинова үле килеш табылган

Үлемнең сәбәпләре турында әлегә бернәрсә дә билгеле түгел. Фаҗига урынын криминалистлар тикшерә. "Башинформ" агентлыгының шәхси чыганагы хәбәр иткәнчә, кызның мәете Уфа үзәгендәге төзелеш урынында табылган. Әлегә кыз биеклектән егылу сәбәпле үлгән дип фаразлана.  

Медицина университетының  5 курс студенты 2018 елның 16 гыйнварында югалган иде. Иртән ул тулай торактан чыгып китә һәм "Дом печати" тукталышыннан, 21 шәһәр хастаханәсенә барырга тиеш була. Шуннан бирле аны беркемдә күрмәгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100