news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада югалган 15 яшьлек Аида Исхакованы эзлиләр

Бала 9 декабрьдә өйдән чыгып киткән.

news_top
Уфада югалган 15 яшьлек Аида Исхакованы эзлиләр
https://pixabay.com

Уфа полициясе 15 яшьлек Аида Исхакованы эзли. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Министрлык сайтында кызның ориентировкасы урнаштырылган. Бала 9 декабрьдә өйдән чыгып киткән һәм хәзергә кадәр аның кайда булуы билгеле түгел.

Аидага карап торышка 16-17 яшь. Бөдрә чәчләре иңенә кадәр озынлыкта, ул уртача гәүдәле.

Баланың өстендә кара дубленка, кара ботинка, соры джинс чалбар һәм соры башлык булган.

«Аида Исхакова турында белешмәсе булган кешеләрнең Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 6 нче полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Шалтырату өчен номерлар: 8-917-793-55-37, 02, 020, 002», диелә полиция хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар