Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада югалган 11 яшьлек Артемны эзлиләр

Ул берәр сәүдә үзәгендә булуы ихтимал.

news_top_970_100
Уфада югалган 11 яшьлек Артемны эзлиләр
https://pixabay.com/ru

Уфада хәбәрсез югалган 11 яшьлек Артем Хәмәдиевне эзлиләр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы «Лиза Алерт. Башкортостан» төркеме волонтерларына сылтама белән хәбәр итте.

Малай 20 июльдә чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, баланы полиция эзли. Ул берәр сәүдә үзәгендә булуы ихтимал.

Артемның буе 156 см, кыска чәчле, яшел күзле.

Кара шорты, футболка, кара-зәңгәр кроссовки кигән.

Артем турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номерлар: 8-800-700-54-52 яки 112.

Өстәмә: Соңрак баланың табылуы билгеле булды, ул исән-сау, кайда йөрүе хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100