Уфада яшь әни нәни кызын тугызынчы кат тәрәзәсеннән тотып ыргыткан
Уфада яшь әни нәни кызын тугызынчы кат тәрәзәсеннән тотып ыргыткан
Уфа шәһәренең Киров районында ике яшьлек бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Әлеге хәл 13 мартта көндезге ун тирәсендә була. Баланы 21 яшьлек анасы тотып ыргыткан. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Вакыйга турында Уфаның
Вакыйганың сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Уфа шәһәренең Киров районы тикшерүчеләре тугызынчы каттан ана белән бала егылып төшү буенча тикшерү башлаган. «2 яшьлек кыз һәм аның 21 яшьлек әнисе имгәнгән. Хәзерге вакытта аларга медицина ярдәме күрсәтелә», диелгән Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча идарәсе хәбәрендә.
Ике яшьлек кыз хәзер реанимациядә, аның хәле бик авыр. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.
Яшь гаилә декабрьдән бирле бу йортта фатир арендалап торган. Әлегә расланмаган мәгълүмат буенча, баланың медицина карточкасында мондый язу булган: «Әнисенең психик статусында тайпылышлар булу сәбәпле, күзәтеп тору таләп ителә».
Шаһитлар, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре фикеренчә, бала белән ана тугызынчы каттан егылып төшеп исән калу — үзе бер могҗиза. Табиблар әлегә бернинди дә фаразлар бирми.
«Башкортстан» телевидениесе фаҗига булган фатирдан кадрлар күрсәтте.