Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәгән бер хатын күкрәгенә пластик операция ясаткач үлгән

Уфада яшәүче хатын Хабаровскида вафат булганнан соң, "Һөнәри вазифаларны тиешенчә башкармау аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

news_top_970_100
Уфада яшәгән бер хатын күкрәгенә пластик операция ясаткач үлгән
Россиянең Ерак Көнчыгыш буенча тикшерү комитеты идарәсе мәгълүматлары буенча, июль аенда Уфада яшәүче ханым Хабаровск шәһәрендә пластик хирургтан маммопластика ясаткан. Өч көннән соң, пациент хастаханәнең ренимация бүлегендә вафат булган, анда аны операциядән соң яткырган булганнар. бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. 

"Төрле экспертизалар билгеләнде, медицина документлары алынды. Тикшерү барышында табибларның гамәлләренә тулы комплекслы анализ ясалачак", - дип аңлаттылар ведомствоның мабугат хезмәтендә. 

Бу Уфада яшәүче ханымнар белән бәйле беренче генә үлем очрагы түгел. Агымдагы елның февраль аенда 33 яшьлек хатын күкрәген зурайту өчен ясатылган операциядән соң өч көн узуга вафат булган иде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100