news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәүче кеше җеннәрне куып чыгару өчен өенә ут төрткән

Күзенә җеннәр күренә башлагач, ир-ат чардакка менгән һәм янгын ясаган.

news_top
Уфада яшәүче кеше җеннәрне куып чыгару өчен өенә ут төрткән
«Башинформ»

Уфа шәһәренең Киров районында 33 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул бер катлы торак йортка ут төрткән дип шикләнәләр. Янгын бинаны һәм аның эчендәге барлык милекне юк иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, тоткарланган ир-ат салгалап йөргән. Фаҗига булган көнне алкогольне бик күп куллану сәбәпле, аның күз алдына җеннәр килә башлаган. Ир-ат аларны куарга теләгән. Ул чардакка менгән һәм торак йортка ут төрткән.

«Урынга килгән полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлады, аны полиция бүлегенә алып килделәр. Аны сораштырдылар. Аннары табиблар бригадасы килеп алып китте. Ир-атка психиатрия ярдәме күрсәтеләчәк», — дигәннәр ведомствода.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җинаять эше ачты, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар