Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәүче ир-ат хатынының да, аның анасының да кулын сындырган

Ачуы чыккан ир-ат хатынның биленнән тотып, башы белән аска таба әйләндерә һәм идәнгә бәрә. Аннан соң хатынның анасын уклау белән кыйный.

news_top_970_100
Уфада яшәүче ир-ат хатынының да, аның анасының да кулын сындырган
https://pixabay.com

Уфаның Орджоникидзе районы суды биредә яшәүче ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Бу кеше элекеге хатынын һәм аның анасын имгәткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Суд мәгълүматы буенча, былтыр октябрь аенда бу ир-ат элеккеге хатыны белән йокы бүлмәсендә була. Алар талаша, аннары сугыша ук башлыйлар. Ир-ат хатынын биленнән күтәреп ала һәм башы белән аска таба әйләндереп куя. Аннары ул хатынны идәнгә бәрә. Хатын егыла һәм сул кулын имгәтә. Ул табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Табиблар кулның иңбаш сөяге катлаулы итеп сынуын ачыклый. Шулай итеп имгәнгән хатын эшкә яраклылыгын өлешчә югалта. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килә.

Хатынын идәнгә бәргәннән соң, ир-ат кулына уклау ала һәм хатынның анасына ташлана. Ул олы яшьтәге хатын-кызга кимендә җиде тапкыр башына һәм башка урыннарына уклау белән суга. Хатынның анасының да кулы сына. Аның сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян килә.

Ир-ат судта гаебен таный. Аны гаепле дип табалар. Бу ир-ат дәүләт хисабына 15 мең сум штраф түләргә тиеш. Аны 1 ел 4 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу вакытны ул колония-поселениедә уздырачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100