news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәүче ир-ат хатынын бетонга катырып куйган

Хатын коега егылып төшкән чакта һәлак булган.

news_top
Уфада яшәүче ир-ат хатынын бетонга катырып куйган
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Иглин районара суды Уфада яшәүче ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, 2021 елның сентябрендә Петровское авылында ир-ат исерек була, ул хатыны белән талаша. Ярсынган ир хатынын бау белән буа һәм 10 метр тирәнлектәге коега ыргыта. Аннары мәет өстенә төзелеш материаллары ыргыта, кое төбендә бетонга катырып куя.

«Мәрхүмә хатын егылып төшкән чакта һәлак булган, аны бик күп сөякләре сынган, эчке органнарына зыян килгән», — дип аңлатканнар ведомствода.

Җинаять эзләрен яшерү өчен, ир-ат хатыны югалу турында гариза белән хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иткән. Хатынны эзләүдә актив катнашкан. Аннары ул гаебен таныган һәм хатынын яшергән урынны күрсәткән.

Суд бу кешене 9 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул каты режимлы колониягә озатыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар