Уфада яшәүче ир-ат элеккеге хатынын урлап алып киткән
Эшкә дип чыгып киткән хатын эзсез югалган.
Уфада яшәүче 37 яшьлек ир-ат элеккеге хатынын урлап алып киткән. Ир хатынның фатирына кызыккан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Уфада яшәүче 36 яшьлек хатын 26 февральдә югала. Ул иртән эшкә чыгып китә, эшендә дә күренми, өенә дә әйләнеп кайтмый.
Соңрак ачыкланганча, хатын өйдән чыга, машинасы янына килә. Шул чакта аның янына билгесез кеше йөгереп килә һәм алар хатынның машинасына утырып китеп баралар.
Оператив-эзләү чаралары вакытында ачыкланганча, бу хатын һәм аның элеккеге ире бергә яшәгәндә тупланган милек өчен бәхәсләшә. Тикшерүчеләр урлаучының да, аның корбанының да урынын шул ук көнне ачыклаган.
Аерылышкач, фатир хатынга калган. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат, фатирны бүлү буенча каршылыкларны бетерергә тели. Ул элеккеге хатынын өе янында саклап тора. Аннары хатынга яный һәм аны машинаның пассажир утыргычына утырта. Ул хатынны Мәләвез районындагы ял базасына алып китә, кунакханә номерына алып керә.
Урланган хатынны полиция хезмәткәрләре коткара. Хәзерге вакытта ирне кулга алганнар, ул сак астында. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.